ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Әтнә муниципаль районы Ташчишмә авылында яшәүче Лотфуллина Мәдинә Закир кызына 25 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Лотфуллина Мәдинә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Өҗем авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Лотфуллина Мәдинәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

25 ноябрь көнне Лениногорск районы Иске Шөгер мәданият йортында Әнилэр көненә карата кичә булып узды. Кичәгә Иске Шөгер авыл җирлегендә октябрь , ноябрь айларында туган балаларның әти әниләре чакырылган иде. Яшь әти -әниләр үзләренең яңа туган сабыйлары белән сәхнәгә күтәрелгәндә залда утыручылар әлеге парларны көчле алкышларга күмделәр.

   2017 елның 25 нчы ноябре көнне Лениногорск районы ЗАГС бүлегенең  тантаналы теркәү залында Аналар бәйрәме уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде. Тантанага 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган 13 күп балалы гаилә чакырылган иде. 

   25 ноябрь көнне Түбән Кенә мәдәният йортында «Пар канатлар» дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәнең төп кунаклары- озак еллар тигезлектә тату яшәүче Нәүфәл һәм Мәсхүдә Лотфуллиннар һәм Мидхәт һәм Сания Закировлар гаиләләре. Аларны бу истәлекле көннәре белән тәбрикләргә залга балалары, киленнэре, оныклары, дуслары, куршелэре килделәр.

Буа районы Кайбыч авылында Алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны Әниләр көнендә  мәдәният йортына чакырдылар. Фәрит һәм Руфия Кәримовларны, Фәрит һәм Сария Сабировларны, Искәндәр һәм Альмира Таҗетдиновларны балалары, оныклары барлык авыл халкы котларга җыелды. Юбилярлар яшьлек елларын искә төшерделәр, тату яшәү серләрен ачтылар.

      Бүген Биектау авылында яшәүче Кирсанова Татьяна үзенен гомер бәйрәме – 95 яшльек туган көнен билгеләп үтте. Юбилярны котларага район хакимияте Башлыгы Рустәм Калимуллин үзе килде. Юбилярга саулык-сәламәтлек, тынычлык һәм 100 еллык юбилеең каршы алуын теләде.

Шушы көннәрдә үзенең 90-яшьлек юбилеен Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Анна Горбова  билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район Башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, Социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова тәбрикләделәр.

Питрәч районында уздырылган “Төп йорт” фестивалендә Алабугадан Мироваевлар гаиләсе Диплом алып кайтты. Гаиләдә – 14 кеше. Мироваевлар Алабугада күренекле гаилә, район мероприятиеләрен бизи.

2017 елның 25 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көмеш юбилярлар Кубышкиннар гаиләсе өчен,  Мендельсон маршы яңгырады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашты.  

Чара Мәскәүдә узды.

«Мәскәү – Татарстан» күпере» III Мәскәү яшьләр форумында катнашучылар – Мәскәү югары уку йортларында укучы Татарстаннан чыккан студентлар, аспирантлар, яшьләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International