ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелә. Анда республика сәүдә объектларында сатыла торган «Татспиртпром» АҖ филиалларының хәмер продукциясе дегустацияләнәчәк

2017 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-октябрендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның ноябрь аенда көтелүче күрсәткечләр мәсьәләләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елның 4 декабрендә I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.

“Казан (Идел буе) федераль университеты” ФДЮБ АУ Юридик факультетының Юридик клиникасы эше кысаларында 2017 елның 29 ноябрендә Түләүсез юридик хезмәтләр күрсәтү көне узачак.

Хезмәтне саклау

Районда 14 яше тулган егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 28 ноябрьдә үткән чираттагы тантанага октябрь аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, ЗАГС бүлеге, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты оештырган бу матур һәм истәлекле кичә Әниләр көненә багышланды.   Район мәдәният йорты хезмәткәрләре   иң матур җырларын яңгыраттылар. Балалар да, аларның якыннары да олы рәхмәт хисләрен җиткереп таралды.

Әниләргә багышланган концертта балаларда чыгыш ясады

  Муниципаль район Советының чираттагы егерме тугызынчы утырышы

Районыбызның Кичүчат һәм Чупай авылларында исерткеч эчемлекләрне законсыз сату очракларын ачыклау максатыннан рейд узды. Бу чарада район башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге, полиция, ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы вәкилләре белән беррәттән журналистлар да катнашты. 

ТР Кадастр палатасына адрес бирү турында гражданнардан сораулар даими төстә килеп тора. Кагыйдә буларак, гражданнар, кадастр палатасының ни өчен  һаман да күчемсез милек объектына адрес бирмәве белән кызыксыналар. Авторлар еш кына хәбәрләрен адрес буенча җибәрмәүләренә төшенмиләр. Шуңа да карамастан, учреждениедә һәр килгән сорауны аңлатырга тырышалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International