ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Октябрь авыл мәдәният йортында  "Нур" балалар театр коллективы тарафыннан Туфан Миңнуллинның  «Акбай SOS» пьессасы  сәхнәләштерелде.  

“Бердәм Россия”  Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 16 ел тулу уңаеннан, районда  “Бердәм Россия”нең Балтач җирле бүлеге секретаре,  район башлыгы, район Советы  җитәкчесе  Рамил Нотфуллин “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең  җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Җирдә әниләр кояштай озын гомерлек булсын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында кадерле әниләр турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды.

Аксубайлылар, якташыбызга ярдәм итик!

Метрәй авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылыры арасында "Конституция глазами детей" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде.

Районда “Гаилә фотохроникасы“ бәйгесе игълан ителде.

Һава торышы бераз җайлану белән район хуҗалыкларында көнбагыш басуларында эшләр җанланды.  

ТР "Инвалидлар һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга эш урыннарын булдыру" Законы нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

 

27  ноябрь көнне Октябрь авыл мәдәният йортында Әниләр  көненә багышланган бәйрәм кичәсе  булып узды. Кичә җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук чәй өстәле дә оештырылган иде.

Район хуҗалыклары басуларыннан шикәр заводына чимал ташу дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International