ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын,  мунчада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов шәхси сораулар буенча халыкны кабул итте.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе барлыкка килүгә 16 ел уңаеннан, җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бөгелмәлеләрне Дәүләт Советы депутаты Леонид Якутин кабул итте.

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе барлыкка килүгә 16 ел уңаеннан, 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр депутатларның гражданнарны шәхси кабул итү атнасы үтте.

14 нче декабрьдә район администрациясе йортында “Югары Ослан, Чехов урамы, 18 нче йорт) гражданнарны ТР Президенты Идарәсендә граҗданнардан килгән мөрәҗәгатҗләр белән эш  бүлеге башлыгы Роза Рифкатовна Килькеева  шәхси сораулары белән кабул итәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Киров өлкәсеннән  Чувашия Республикасына  2 баш сыер  алып бара торган машина туктатыла. Тикшерү барышында терлекнең  чыгышын, иминлеген раслый торган  ветеринария документларының юклыгы ачыклана.

Театрны юбилее белән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International