ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Аның хәлләрен белешеп, китапханәгә балалар очен кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан Арсенийга кечкенә генә бүләк тә ясадылар.

7 декабрь көнне  гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелә . Анда Интернет аркылы  катнашырга  да мөмкин.Аның өчен  югарыда күрсәтелгән сылтамага басып теркәлү узарга кирәк.

Бөгелмәдә өч көн эчендә айлык явым-төшем нормасының 30 проценты яуган. Бу көннәрдә шәһәр урамнарыннан, җәяүлеләр юлы, ишегалларыннан 70 тонна кар чыгарылган. 

4 декабрьдә Теләченең 3 номерлы  балалар бакчасы базасында, “Гаилә белеме” буенча семинар булып узды. Оештыручысы район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты - Сәетова А.Н. Семинарның кураторы, профессор, социология  фәннәре докторы, “Гаилә белеме” проектының  авторы Карцева Л.В. үз эше турында тирәнтен таныштырды, тәҗрибәләр белән уртаклашты. Семинарда гаилә кыйммәтләрен үстерү, ФДББСын  тормышка ашыру  шартларында  гаилә  һәм балалар бакчасының  үзара  бергәләп  эшләү мәсьәләләре каралды.

5нче декабрь көнне, Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча “Яшел дулкын” районкүләм бәйгенең чираттагы сайлап алу туры булып үтте. Бәйгене Саба районы ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. һәм район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  буенча методисты Саетова А.Н. торган мәртәбәле комиссия бәяләде. Комиссия беренче булып балалар бакчасының 1нче квалификацион категорияле тәрбиячесе  Йосыпова Г.Ф.  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән, “Маша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә” исемле театраль тамашасын карадылар. Аннан балалар бакчасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча эшләнгән эшкә бәя бирделәр.

Кем ул волонтер? Ул – игелек эшләргә ашыгучы кеше, ул кем дә булса ярдәмгә мохтаҗ булганда файдалы һәм кирәкле булырга ашыга.

Шул дата уңаеннан  Иске Җөри авылы китапханәсендә “Аларның тормышы безгә үрнәк” дип исемләнгән китап –журналлардан күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмә инвалидлар декадасына багышланды. Күргәзмәдә  Ф.Яруллин, К.Шафикова  китаплары һәм  журнал  битләрендә  чыккан төрле язмалар урын алды.

«Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк…» - шушы девиз астында, Баландыш мәдәният йорты директоры  китапханәче белән берлектә, мөмкинлекләре чикле булган авылдашыбыз ялгыз яшәүче Хәбибуллина Мотахара әби янында булдык. Сәламәтлеге какшау сәбәпле кешеләр белән аралашуга да сусаган Мотахара әби безне күргәч сабый балаларча сөенде, авыл яңалыклары, дөнья хәлләре турында сорашты, үзенең саулыгыннан «зарланып», бер айдан мин дә 80не тутырам, дип сөенеп алды. Без исә, аңа дип алып барган күчтәнәчләребезне тапшырып, тагын килербез дип, сәламәтлек теләп саубуллаштык.

2018 елда Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү программасына 1031 йортны кертү ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.

1 декабрь көнне  Иске Җөри авылы китапханәсендә  язучы-прозаик һәм журналист Альберт Хәсәновка 80 яшь тулу уңаеннан “Әдипнең кыйбла юлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Альберт Хәсәнов ике дистәдән  артык басма  китап авторы. Аларның күпчелеге  язучы иҗатының төп юнәлешен тәшкил иткән  иң актуаль  темага - табигатьне саклауга багышланган. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм әсәрләре урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International