ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Югары Утар интернатында тәрбияләнүче балаларга, укытучылар һәм  укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр. (Мәдәният бүлеге)

Инвалидлар декадасына багышлаган чара “Управдом” идарәсендә дә узды.

Хөрмәтле Иске Рус Мәмәтхуҗасы халкы! 12 нче декабрьдә куелган кабул итү көне кичерелә. Чөнки ул Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне белән туры килә. Шул сәбәпле район башлыгы Марат Зиатдинов граңданнарны сәгать 8.00 д0н 12.00 гә кадәр  үзендә кабул итә.

Инвалидларга бүгенге көн җәмгыятендә адаптацияләнергә һәм кешеләр белән бертигез аралашырга киртәләр бар һәм бу бик актуаль проблема.

Кадерле дуслар!

Барыгызны да Югары Ослан мәктәбе укучылары хәзерләгән “Муха – цокотуха” дигән хәйрия спектакленә чакырабыз.

Югары Осланның Бөтенроссия хәрби – патриотик иҗтимагый хәрәкәте үз сафларына юнармеецларны кабул итү буенча эшне дәвам итә.

Смәел авыл китапханәсе инвалидлар декадасы уңаеннан “Без төрле-без бергә” дигән исем астында чара уздырды.Укучы балаларда  кайгыртучанлык,  изгелек  хисләрен тәрбияләү максатыннан уздырылган чарада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш-көнкүреше турында видеороликлар күрсәтелде,Ф.Яруллинның шигырьләре укылды.

2017 елның 4 нче декабрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмадиева,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы  әйдәп баручы хезмәткәре Гөлназ Шакирова, пенсия фондының әйдәп баручы хезмәткәре  Гадения Муллагалиева, мәшгульлек үзәге әйдәп баручы белгече Фәрит Гәрәев белән очрашу булып узды.

 Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре социаль өлкәдәге яңалыклар, санатор-курорт юлламаларының тәртибе белән таныштырдылар.

Пенсия фонды хезмәткәре киләсе елга социаль түләүләр һәм пенсия  буенча яңалыкларны аңлатып китте.

Фәрит Хафиз улы мөмкинлеге чикле кешеләргә ИПР һәм ИПРА программаларын тормышка ашыру максатыннан яңа туган мөмкинлекләрне санады. Шулай ук Гөлназ Фәрит кызы кулланучылар хокукларын саклау буенча законнар белән таныштырды, авыл халкын борчыган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирде. Шулай ук урлашучылар эше турында һәм Халык контроле турында мәглүмәт җиткерде.

Очрашу азагында тернәкләнүчеләргә мәглүмат туплаганган буклетлар, “Наз хәбәрләре” газетасы таратылды.

 

Муниципаль хезмәткәрләрнең  биләгән вазифаларына туры килүләрен ачыклау максатыннан 2017 елның 7 декабрендә Чистайда чираттагы аттестация үткәрелде. Анда ЗАГС бүлеге хезмәткәре Гөлия Мамакова уңышлы катнашты.

  7 нче декабрьдә Менделеевск шәһәрендә яшәүче Евдокия Иванова үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте.  Бу истәлекле датаны юбиляр туганнары һәм дуслары  белән бәйрәм итте. Евдокия Фёдор кызына сугыш башланганда 14 яшь була.   Хатын-кыз өлешенә тигән  һәр яхшылыкка сөенә белеп , сугыш һәм сугыштан соңгы  авыр елларны ул  эшләп үткәрә. Аны котларга күп санлы туганннары һәм район  җитәкчелеге килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International