ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 8 декабренә 2 111,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

Баланлы авыл мәдәният йорты җитәкчесе мәктәп балалары белән "Без коррупциягә каршы" исемле рәсем конкурсы үткәрде.

1 декабрьдән республикабызда инвалидлар ункөнлеге башланды. Шул уңайдан Яңа Усы авылы мәдәнят йорты җитәкчесе 2 группа инвалид – Пискунова Люба апаның өендә булды һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Инвалидлар декадасы уңаеннан, 8 декабрь көнне Баек мәдәният йорты директоры, 1 группа инвалид-Нуриахметов Мөнәвисне өенә барып бәйрәм белән котлады, күчтәнәч пакеты тапшырды.

Бүген Россиядә  Ватан  геройлары көне билгеләп  үтелә. Шушы уңайдан районыбыз үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле, Мәңгелек  ут каршында  тантаналы митинг узды.

Татарстан Республикасында 2017 елның 8 декабренә 2 111,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2017 елның 11 нче игезәкләре тууы теркәлде. Кирилл белән Елена Павловлар берьюлы ике нәнинең әти-әнисе булдылар. Якты дөньяга беренче булып 2370 гр авырлыкта, 50 см озынлыкта Валерий туды. Бер минут аерма белән дөньяга 2333 гр авырлыкта, 50 см озынлыкта Александр туды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре балаларга иң беренче документларын – туу турындагы таныклыкларын тапшыру тантанасында әти-әнине ихластан тәбрик итте.

С. Рафиков исемендәге үзәк китапханәнең татар бүлегендә “Сөмбелә” клубы кысаларында “Алтын куллы хатын-кызларыбыз” дип исемләнгән кичә-конкурс үтте. “Сөмбелә” клубы әгъзалары Агзамова Фәния, Гизатуллина Асия, Садыкова Халидә, Ахметзянова Җәүһәрия конкурста көчләрен сынаштылар. Конкурсның максаты иң оста пешекчене, кул эшләре остасын, иҗади шәхесне ачыклау иде. Алып килгән кул эшләренә осталарның күз нурлары, күңел җылысы кушылган. Кешенең мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды. Алар әзерләгән ризыклар авызда эреп тора иде. Менә шулай безнең хатын-кызларыбыз — кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, булдыклы алар. Үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән чәй өстәле янында бәйләү серләре буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр, ул арада үзләренең алып килгән тәмле ризыкларының рецептлары белән алыштылар.

Авылыбызның хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны

Чиксез мөмкинлекләргә ия булуларын күрсәттеләр

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International