ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

9 декабрь көнне Әлмәттә зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде.Әлмәт физкультура колледжы спорт залында  турнирның тантаналы ачылу өлеше һәм ярышлар узды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде. Катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин,  “Шифа” учредителе Сирин Бәдретдинов, боксчы, хәзер инде РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев сәламләде.Бу көнне колледжда зур кунак белән пресс-конференция дә оештырылды. Очрашу кызыклы узды, сораулар да күп булды. Николай Валуев алга таба “Кванториумда” һәм Шарлавыклы буаларда булды.

Ватан Геройлары көнендә Әлмәт юнармеецлары ант бирде. Чарада бөек боксчы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев та катнашты. Чара "Нефтьче" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә узды. 200 ләп укучы ант бирде.

Россиянең компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге Татарстанның Киберспорт лигасы турнирында катнашуга сайлап алу ярышлары сериясен ачты. Приз фонды 300 мең сум тәшкил итә. Турнирның гранд-финалы киләсе елның мартында узачак. Сайлап алу этаплары Татарстанның дүрт мәйданчыгында үтә – Лаешта, Мамадышта, Тәтештә һәм Азнакайда.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын,  шәхси йортта – 1 янгын, кибеттә – 1 янгын.

Аксубайда – Ватан Геройлары көне


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International