ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Ярышларда республиканың 27 районыннан 350 гә якын яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелмасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа һәм Максабаш мәктәбе балалары тәшкил итте. Балалар уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. 

Актаныш районының ФОРПОСТ оешмасы 1 урынны яулады!

2 мең квадрат метр чистартылган территория һәм 3 меңнән артык яшел утыртма. Минзәләдә иң актив табигать сакчыларын билгеләделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Веста» күппрофильле яшьләр үзәге белән берлектә үткәрелгән тантаналы чарада гомуми белем бирү учреждениеләре һәм иҗтимагый хәрәкәтләр, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре җыелды.

«Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ялкау Торжок» тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге» кунакларны Яӊа ел чараларына чакыра.

«Свияжск уеннары» музыкаль – уен күңел ачу интерактив программасы.

Чараны тасвирлау: борынгы уеннар, күңелле биюләр, фольклор коллективы җитәкчелегендә җырлар башкару. Аралашу өчен гаҗәеп атмосфера, балаларныӊ һәм ата-аналарныӊ уеннарда күмәк катнашуы төрле буын вәкилләренеӊ якынаюына теләктәшлек итә.

Бүген 10 сәгатьтә “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында залында ТР Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан  традицион “Бизнес-десант” проекты  үткәрелде. Эшлекле һә җылы атмосферада узган һәм чәй табыны белән тәмамланган очрашуга районыбыз эшмәкәрләре чакырулы иде. Биредә аларга бизнесны үстерү, административ басымга каршы тору серләренә өйрәттеләр, эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме һәм башкалар турында сөйләделәр. Бизнес-дәресне ТР Икътисад министрлыгы вәкиле  Константин Бахмутов алып барды. Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов катнашты һәм чыгыш ясады.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартлары начарлану турында кисәтү таратты.

 

12 нче декабрь 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында «Татарстан Республикасында Яӊа ел бәйрәмнәренеӊ туристик программасы турында» дип аталган брифинг узачак. Брифингта Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Туризмны үстерү комитеты» муниципаль бюджет оешмасы директоры Дарья Санникова, ««Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет оешмасы фәнни эшләр буенча директор урынбасары Светлана Коновалова, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын үстерү буенча генераль директор урынбасары Тәнзилә Агишина, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын үстерү буенча директор урынбасары Лилия Сафина, «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы туризм бүлеге башлыгы Алла Елисеева катнашачаклар. Алар Татарстанда Яңа елга әзерлек буенча нинди эшләр алып барылуы, Яңа ел каникулларына күпме турист көтелүе һәм нинди мәдәни һәм күңел ачу программалары әзерләнгәнлеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук, брифингта катнашучылар журналистлар сорауларына җавап бирәчәкләр. 

 

Узган җомгада Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. 

ТР Гидрометцентры һава торышының начарлануы турында игълан итә.

8 декабрь көнне районыбыздан бер төркем делегация белән, Балалар  иҗат үзәгененән  өстәмә белем бирү педагогы Сахабиева Люция Захид кызы., Чаллы шәһәрендә үткәрелгән Россиякүләм фәнни гамәли конференциядәкатнашып кайттылар. “Мәдәни аралашу” дип исемләнгән фәнни- мәдәни проектта, республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләре белән дус-тату яшәү  серләренә төшендерү максаты куелган иде. Методистлар, өстәмә белем бирү педагоглары, укытучылар һәм тәрбиячеләр  өчен төрле секцияләрдә семинарлар һәм мастер –класслар күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International