8-10 декабрьдә Пермьдә ир-егетләр арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда 28 төбәктән җыелган 140 көрәшче бил алышты.
Иннополис шәһәренең дәүләт автоном мәктәбе “Система – эшлекле педагогика институты2 дигән Федераль инноваөион мәйданчык статусына ия булды.
Кече Кирмән авыл җирлегендә инвалидлар декадасы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре инвалидларның өйләренә барып аларга җыр-моң бүләк иттеләр, күчтәнәчләр биреп чыктылар.
2018 елда “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара икътисади саммиты 10-12 майда узачак. Россия һәм бөтен Ислам дөньясының эксперт берләшмәсен берләштерүче мөһим икътисади вакыйга Татарстан башкаласында унынчы тапкыр узачак.
12 нче декабрьдә “Бердәм Россия” политик партиясенең Югары Осландагы бүлекчәсендә ТР ның Дәүләт Советы депутаты, социаль политика комитеты җитәкчесе Татҗяна Воропаева район гражданнарын кабул итте.
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә.
Әлмәт драмтеатрында бүген янәдән премьера – Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән “Хыял йорты” спектакле үзенчәлекле булырга охшаган. Тәүлегенә 24 сәгать видеокүзәтү астында яшәргә, беренче татар “Хыял йорты” реалити-тамашасында катнашырга ризалык биргән дүрт кызны ни көтә? Музыкаль комедия мавыктыргыч вакыйгаларга бай булачак.
Иртәгә, 13 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда кар, юеш кар. Урыны белән буран, томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 7-12 м/с.