ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Гаилә парларына махсус ярдәм күрсәтү өчен ышаныч телефоны: 8(843)293-24-68 

Казанда “Татарстанның спорт өметләре” премиясен тапшыру тантанасы узды: Россия һәм дөньякүләм аренада иң югары нәтиҗәләр күрсәткән республиканың иң яхшы спортчылары үз бүләкләрен алды. Узып баручы ел Татарстан атлетлары өчен уңышлы булды, алар халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә 173 медаль яулады.

2017 елның 16 декабрендә Чирмешәндә чаңгы сезоны ачыла

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай инжиниринг корпорациясе (САМСЕ) һәм Кытай әйләнә-тирә мохитне саклау корпорациясе (CNEPG) җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Кытай делегациясе Казанга эш сәфәре кыла.   

Бүген Кытай вәкилләре Рөстәм Миңнехановка үзләренең компанияләре турында сөйләделәр, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү мәсьәләләрен хәл итү буенча ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр. 

Шәһәрне һәм авылларны Яңа елга бизәүгә иҗади карарга кирәк. Чөнки бизәлеш Яңа ел кәефенә турыдан-туры йогынты ясый.

 

Быел Зөлфәт НУРИЕВның Кичкетаң авыл җирлеге белән җитәкчелек итә башлавына 35 ел тулды. Эшлекле сыйфатларын күреп, партия-совет заманында да, аннан соң районда, хәтта Казанда да югарырак түрә кәнәфиләре тәкъдим итеп карадылар. Әмма кендеге белән туган төбәгенә береккән чын Җир улының җавабы һәрчак катгый булды: авылымнан беркая да китмим! Нәкъ Тукайча “монда тудым, монда үстем, мондадыр минем әҗәл“...

 

Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара. Күпләр өй түренә кибеттән сатып алынган чыршыларны куеп, аларны күз явын алырлык матур уенчыклар, җем-җем килгән утлар белән бизәсәләр дә, кайберәүләр хуш ис аңкытып торучы урман чибәркәйләренә өстенлек бирә. 

Яңа ел алдыннан  «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан» тарафыннан  4 декабрьдән алып  28 декабрьгә кадәр Яңа ел бүләкләренең сыйфаты буенча "кайнар линия" оештырылды.

Бәзәкә авылы китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәгенең чираттагы утырышы Чәй көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International