ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татмедиа” АҖнең “Язылу бүләк ит” акциясендә катнашты.

Акция Татарстан Министрлар Кабинетында традицион шимбә киңәшмәсе алдыннан оештырылган иде.

    15 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган кичә үткәрелде.

Дусай авыл мәдәният йорты "Нур" үзешчән театр коллективы Ә.Гаффарның "Ике хатын" спектаклен сәхнәләштерде.

Кичә Сарман балалар сәнгать мәктәбендә опекага һәм тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел иртәсе уздырылды.

Бүген Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Зәйнуллина Гөлшат Айрат кызы һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Мөдәррис Идрис улы Газизуллин Ташкирмән мәктәбенең кунаклары булдылар. Алар мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрделәр, ә лекция азагында 1-4 сыйныф укучыларына юл билгеләрен өйрәнү өчен пазллар, ә төп звенога китаплар һәм брошюралар бүләк иттеләр. Бик зур рәхмәт.

    “Казан”халыкара аэропортында  Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлеге белгечләре  тарафыннан  Үзбәкстан   Республикасының  Ташкент  шәһәреннән  килгән  авиапассажирларның кул йөген һәм багажын карап тикшергәндә Россияга фитосанитар сертификаттан башка  кертү тыелган  11,5 килограмм   җиләк - җимеш   табып алынды. Бу 206нче карантин канунының 22 матдәсен бозу була. Хокук бозучы админстратив хокук бозулар кодексының 10,2 матдәсе буенча җаваплылыкка тартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International