ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 6 алдынгы үсеш территориясе (АҮТ) булдыру турында карар имзалады, алар исәбенә Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай керде. “Бу АҮТләр төбәкләргә барлыгы 50 млрд сумга якын инвестиция җәлеп итәр, дип исәплибез. Ләкин үткән атнада мин уздырган киңәшмәдә без сөйләшкәннәрнең иң мөһиме шуннан гыйбарәт: бу әлеге төбәкләрне, әлеге тәгаен торак пунктларны алга җибәрүдә өмет нуры булырга мөмкин, ул исә уңайлырак инвестицион мохит яки ким дигәндә нинди дә булса активлык барлыкка китерер”, – диде Дмитрий Медведев.

Премьер-министр яңа статус алуның моношәһәрләргә яңа эш урыннары булдырырга һәм шәһәрне барлыкка китерүче предприятиеләргә бәйлелекне киметергә мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. Татарстан моношәһәрләреннән тыш, мондый статусны Тамбов өлкәсендә – Котовск, Ставрополье краенда – Невинномысск һәм Карелиядә Кондопога шәһәрләре алды.

Татарстанның халык артисты белән танылган журналист Люция Хәбибуллина оештырган “Язмыш сукмаклары” дигән газетның беренче саны дөнья күрде.

«Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт бүлеге балалар өчен «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» дигән акция үткәрә.  4 тән алып 14 яшькә кадәрге балалар 28 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр 45-49-99 телефоны буенча шалтыратып, Кыш бабай белән сөйләшә алалар.

Яңа ел алдыннан - 20 декабрьдән районда "Полиция Кыш бабае" акциясе старт алды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге балигъ булмаганнар эше буенча инспекциясе хезмәткәрләре социаль имин булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга бүләкләр өләшә. Гомумән, бу акциядә мохтаҗларга ярдәм итәргә теләге булган һәркем катнаша ала. Чара 5 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Республика яңа ел чыршысы – 2017 бәйрәме узды,  анда Татарстанның төрле почмакларыннан 7 меңнән артык бала чакырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Бәйрәм тамашасы башланганчы, Татарстан Президенты мәктәп укучылары арасында төрле бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр белән очрашты. 

Быел Республика яңа ел чыршысы – 2017 бәйрәмендә катнашучылар өчен  бик зур күркәм тамаша әзерләгәннәр, аны әзерләүдә меңнән артык профессиональ артист катнашкан.

Бүген район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислеге астында чираттагы хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы булды.

Бүген  район Советының актлар залында  район оешмалары җитәкчеләре катнашында “Эшлекле дүшәмбе” булып узды.

Бүген “Эшлекле дүшәмбе” вакытында хезмәт алдынгыларына лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

2017 нче ел тәмамланып килә. Бүгенге Эшлекле дүшәмбе” дә 112 нче номерлы янгын бүлеге башлыгы Э.Пестов күңелле хәбәр җиткерде. ТР Гражданнар оборонасы җитәкчесе приказы нигезендә  2017 нче елда район халкын гадәттән тыш хәлләрдә саклаудагы проблемаларны вакытында сыйфатлы чишкәне өчен  ДИПЛОМ белән бүләкләнә.

Марат Гирфанов рәислеге астында район активы белән киңәшмәдә Аппак авыл хуҗалыгы башлыгы Валентина Горбунованың чыгышы тыңланды. Аппак авыл хуҗалыгы составына дүрт торак пункты: Аппак һәм Ильтень-Бута авыллары, Владимировка һәм Рождественка авыллары керә. Авыл хуҗалыгында 308 йорт биләве бар, анда 755 кеше яши. Шуларның 383е - татарлар, 343е - руслар һәм 11 башка милләт кешеләре. Авыл хуҗалыгында югары квалификацияле кадрлар составы булган балалар бакчасы бар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International