ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

25 декабрьдә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең актлар залында 2017-2018 нчы уку елының I ярты еллыгына йомгак ясап, сәнгать мәктәп укучылары тарафыннан әти-әниләр өчен иҗат концерты күрсәтелде. (Мәдәният бүлеге)

 25 нче декабрь көнне Казанның "Татнефть-арена” боз сараенда Президент чыршысы үтте. Бәйрәмдә безнең районнан 33 укучыдан торган делегация катнашты. Алар арасында фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдәге укучылар бар. 

Язылышу тантанасына гариза бируче һәр пар ГХАТ булегенен диварларын кавышу бөртекләре белән бизиләр. Һәр яшь парны  ярәшү көннәре белән Кыш бабай котлый һәм 2018 елда узачак туйга чакыру кәгазьләрен тапшыра. Шулай ук, туу турында таныклыкларны да Кыш бабай зур тузмсезлек белән тапшыра, яшь әти-әниләргә һәм аларның балаларына исәнлек-саулык тели һәм  истәлекле бүләкләр буләк итә.

26нчы декабрь гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үтте.

     26 декабрь көнне  Ютазы районы Урыссу бистәсендә  яшәүче  хезмәт ветераны Мутагар абыйга  90 яшь тулды.  Аны бу матур гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре килде. Юбиляр бүләкләр, чәчкә букетлары, матур котлау сүзләре кабул итте.

Арташ авыл җирлегендә Яңа Елга әзерлек эшләре алып барыла. Оешмалар,  шәхси хуҗалыклар уз территорияләрен кар – боздан ясалган сыннар, төрле төстәге гирляндалар һәм  Яңа ел чыршысы белән бизәделәр.

«BFFT. Space» Архитектура-белем бирү киңлегендә министр Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Республикасы югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча кафедралары башлыклары очрашуы узды. Очрашуны ачып, Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, республикада социаль юнәлешле дәүләт сәясәте зур уңай тәҗрибәсе тупланган. Муниципаль берәмлекләрдә тормыш сыйфатын күтәрү өчен күп социаль-мөһим проектлары гамәлгә ашырыла. Республика программалары ярдәмендә төзелеше индустриясен күтәрергә, халыкның мәдәни-ял һәм массакүләм спорт төрләре эшчәнлегенә мөмкинлеген арттырырга, медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек булды. Очрашу вакытында министр тыңлаучыларына төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 2017 елда дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру төп юнәлешләрен тәкъдим итте, алдагы бурычларын билгеләде. Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгына үз чыгышында сайлаучылар бик күп мәсьәләләр, аерым алганда, «яшел» энергетика, ТКХ һәм төзүдә « акыллы» технологияләр гамәлгә кертү турында сорадылар. Барлык катнашучылар әлеге чараны оештыруга рәхмәтләрен белдерделәр, шулай ук очрашуның файдалы булуын билгеләп үттеләр.

  “Казан”халыкара аэропортында  Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлеге белгечләре  тарафыннан  Үзбәкстан   Республикасының  Ташкент  шәһәреннән  килгән  авиапассажирларның кул йөген һәм багажын карап тикшергәндә Россияга кертү тыелган 7 кг җиләк- җимеш   табып алынды.

Олы Нырты авыл җирлегендә Яңа Елга әзерлек эшләре алып барыла.

2017 елның 26 декабрендә Казан  шәһәре административ комиссиясенең  административ җәзалар билгеләү  турындагы карарларының үтәлеше буенча суд приставлары хезмәте белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International