ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Активистлар өчен чыршы бәйрәме

2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан ТТП (ВРП) күләме буенча РФдә 6 нчы урынны алырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы партнерлары һәм әгъзаларының гадәттәге яңа ел очрашуында белдерде.

Татарстан Республикасының Тулай төбәк продукты беренче тапкыр 2 трлн сумнан арта, дип билгеләде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин белән йомгаклау пресс-конференциясе 26 декабрьдә үтте. Телеканаллар, газеталар, интернет-басмалар, социаль челтәрләрдәге группалар вәкилләре белән сөйләшү ике сәгать ярымнан артык дәвам итте. Башлык белән очрашу беренче тапкыр инстаграм һәм Вконтакте челтәрләрендәге аккаунтларның туры эфирында трансляцияләнде. 

 

 Баулы районында 90 яшь тулган ветераннар күп. Алар арасына бүген Александровка авылында яшәүче Җәләева Мухалляфа Нигмәт кызы да керде. Яңа ел алдыннан ул Россия Президентыннан открытка алды. Тыл хезмәтчәнен  юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Александровка авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев котладылар. Юбилярга Россия Президенты  В.Путинның котлау хаты  һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Ул 2017 ел нәтиҗәләренә һәм киләсе елга куелган бурычларга багышланган иде.

Бөтен республикадан 100 артык эш керде. Конкурста җиңүчеләрне ТР сламәтлек саклау министры котлады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Ул 2017 ел нәтиҗәләренә һәм киләсе елга куелган бурычларга багышланган иде.

ТР Инвестиион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ведомство эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, 2017 елда Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 677 млрд сумны тәшкил итте, дип белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Казан шәһәре Совет районы буенча Күзәтү эшләре бүлегенең хезмәткәрләре пиротехника әйберләрен сатуда кагыйдәләр үтәмәүләрне табу буенча уртак рейд үткәрделәр. Дәүләт күзәтү инспекторларына үтәмәүләрне табуда җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар, шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең активистлары булышкан. 

«Балтач»  тыюлыгы инспекторлары белән, тыюлык территориясендәге  “Арча урманчылыгы” Балтач  бүлемтекле урманчылыкның 76 нчы кварталында кыргый кабаннарны өстәмә ашату буенча  биотехник чара уздырылды. Өстәмә ашатуны здыру өчен, “Тукай исемендәге ҖЧҖ” авыл хуҗалыгы оешмасы белән 350 кг азык бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гадәттәге еллык йомгаклау пресс-конференциядә масса-күләм  мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы 2017 елның иң мөһим вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен һәм киләчәк елга планнарны билгеләде. Исегезгә төшерик, 2017 ел җәрәһәтләнүгә һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International