ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга

29 декабрь - районыбыз тарихында гаять тә әһәмиятле, вакыйгаларга бай көн булып истә калыр. Чөнки бүген бер-бер артлы социаль мөһим объектлар кулланылышка тапшырылды. Чираттагысы Шеңшеңәрдә иде. Шеңшеңәр авылы халкы кабат  "Батыр"лы булды - капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң  спорткомплекс кулланылышка тапшырылды. Авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең  шатлыклары белән уртаклашырга район җитәкчелеге һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да килде. 

28 декабрь көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә өчяңа туган сабыйны  теркәү тантанасыузды.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бала тууга бәйле рәвештә айлык акчалата түләү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды.

 

Бүген Буа авылларында Полиция Кыш бабае белән Кар кызы йөрде

Яңа ел...Һәркемнең ел буена сагынып көтеп алган бәйрәме бит ул! Матур, могҗизалы, сихри...Әйтерсең лә, әкияти дөнья чынга әверелер дә, Кыш бабай белән Кар кызы килеп, барлык теләкләрне чынга ашырыр. Шушы могҗизалы матур вакытта, гадәттәгечә, үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре төрле оешмаларда балалар өчен театральләштерелгән тамашалар тәкъдим итәләр. Быел яңа ел тамашалары 20 декабрьдән үк башланып китте.

2017 елның сентябрендә РФ Тикшерү комитетының Оборона министрлыгындагы рекордлы – 368 млн сум ришвәт турындагы җинаять эшен тикшерүе билгеле булды.

Районның ЗАГС бүлегендә бүген 191нче пар булып никахларын  20 яшьлек Юныс Мифтахетдинов һәм 22 яшьлек Арина Арабова рәсмиләштерделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева яшьләргә гаиләләренең беренче документын тапшырганнан соң аларга теләкләрен әти-әниләре, якыннары, дуслары җиткерделәр.

 Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны якынлашып килүче 2018 ел белән котлады.

Иштуган авыл җирлеге Яңа Ел белән тәбрикли!

     23 декабрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International