ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга

Аның өчен алдан ук план төзелә. Планга әти-әниләр, балалар, хезмәткәрләр  белән төрле темага әңгәмәләр кертелде. Балалар белән янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен рәсем бәйгесе игълан ителде. “Янгыннарны булдырмыйк!   папкасын , әти-әниләр  почмагын  материаллар белән тулыландыру планга кертелде. Бүген тәрбияче “Янгынның телләре яман!”  дигән темага әңгәмә уздырды. Әңгәмәдән соң балалар янгынны булдырмас өчен, барлык саклану чараларын үтәргә кирәклеген аңладылар.

Хөрмәтле төзелеш тармагының  хезмәткәрләре һәм  ветераннары! Кадерле коллегалар! Ведомство исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне киләчәк Яңа 2018 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм! Без эшләгән тармак, чынлап, халык хуҗалыгында иң мөһим булып санала. Безнеп үзебезнең бөтен көчебезне һәм сәләтебезне тулысынча файдаланырга омтылуга, эшкә җаваплы карашка һәм профессиональлеккә һәрбер кешенең тормыш сыйфаты һәм иминлеге бәйле. Сезгә бары тик яхшы үзгәрешләр һәм теләкләрнең гамәлгә ашыруны телим. Ел еш кына уңышлы һәм бәхетле булсын! Яңа казанышлар, теләкләр үтәлеше һәм күп кенә якты, позитив моментлар белән истә калсын! Ныклы сәламәтлек Сезгә һәм якыннарыгызга!

Бәйрәмебезгә  Кыш бабай ,Кар кызы , Яңа ел һәм күп кенә  башка кунаклар килгән иде.Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак, ярты ел буена уздырылган иҗади конкурсларга  нәтиҗә ясау белән башланып китте. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннарга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен.Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!

Гомумән, М.Хәсәновның мул иҗат мирасы тематик колачы  һәм заманы өчен актуаль яңгырашы белән узган гасырның илленче - сиксәненче елларындагы татар әдәби процессының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.  

Үз кулларыбыз белән тудырган бу матурлык авыл халкын озак вакыт сөендереп торыр дип ышанасы килә.

25 декабрь көнне Теләче 2 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр арасында юл-транспорт һаләкәтләрен булдырмауны профилактикалау буенча “Яшелут 2018” республикакүләм бәйгенең район сайлап алу туры булып узды. Бәйге ике этаптан: теоретик һәм практик өлештән торды. Теоретик өлештә тәрбиячеләр юл йөрү кагыйдәләрен камил белүләрен күрсәтеп, 20 сораудан торган имтихан  бирделәр .Икенче практик өлештә  конкурста катнашучылар балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча, төрле ысул һәм алымнар кулланып, балалар белән оешкан белем бирү эшчәнлегеннән 10-15 минутлык  шөгыль-фрагментлар күрсәттеләр.

Иштуган авыл җирлеге территориясендә Яңа Ел рухы очып йөри.

22 декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары арасында  “Яңа ел  әкияте” исемендә бәйрәм кичәсе үткәрелде.Бу чара үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары белән һәркемнең исендә калды.Һәр сыйныф укучысының актив катнашуы да сөендерде.

Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы, стоматология, балалар консультациясе 2, 5 январьда 8-14 сәгатьләрдә авыруларны кабул итә. Башка көннәрдә үзәк хастаханәсендәге кизү табибка мөрәҗәгать итә аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International