ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге яңа елны Сәламәтлек һәм спорт ункөнлегеннән башларга тәкъдим итә.

Яңа ел каникуллары чорында үз әк чыршылар янында балаларны кызыклы тамашалар көтә.

Өйләребезгә яратып, көтеп алган Яңа ел бәйрәме керә.
Матур гадәт буенча без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә якты планнар корабыз. Районыбыз быел да ныклы үсешен дәвам итте. Алдыбызга куйган бар максатларны да тормышка ашырдык. Төп күрсәткечләр буенча Азнакай республикабызда алдынгы урыннарда.

Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 26 сабый теркәлде:13 малай һәм 13 кыз. Шуларның 10 сы гаиләдә  беренче бала, 11 – икенче, 4 -  өченче,   1-бишенче бала булып туган.

Тиздән без иске календарьның соңгы табагын әйләндерербез һәм 2018 елны каршыларбыз. Һәркайсыбыз  туганнардан, якыннардан, танышлардан һәм коллегалардан ишеткән беренче теләкләр санында –  ул сәламәтлекне теләү.  Әле тирәнтен борынгылыкта кешеләр сәламәтлекне югары тормыш кыйммәтләреннән берсе дип, аннан башка үзен чын-чынлап бәхетле тоярга булмый дип аңладылар.

Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәбез! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Якынлашып килүче Яңа 2018 ел Сезнең өчен, игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын, тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен. Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Яңа ел котлавы

 

Район Мәдәният сарае

31 декабрь 16 сәгатьтә – Яңа ел тамашасы, әкият-концерт.

31 декабрь 20 сәгатьтә – “Яңа ел белән!“ бәйрәм тамашасы.

Ат-спорт комплексы "Аргамак" сезне көтә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International