ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Бу елның 1 январь конендә Балтач районы Салавыч авыл җирлегендә  яшәүче, сугыш Ветераны , 95 яшен тутырган Шакирҗанова Шәмсеруй Шакирҗан кызын хөрмәтләделәр. Шәмсеруй апа гомере буе колхозда хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Сугыш ветераны Фәләхетдин ага белән 1953 елның 21 маенда бергә тормыш корып җибәрәрләр. 3 май, 2 кыз үстерәләр.

Шакир аганы юбилее уңаеннан районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Ветеранны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин, җирлекнең ветераннар советы рәисе Елена Срывова килде. Алар да иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре эшенә кызыгучы кешеләр күп, тик эшнең тыңгысыз, уңайсыз  якларын бары тик хезмәткәрләр үзләре генә белә. Менә гыйнвар ял-каникуллар чорында да Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге, башкалар ял иткәндә, 2 нче гынвардан эшкә чыкты. Бу чорда үлемне, тууны теркәү буенча Алабуга халкы бернинди кыенлык күрмәде, ЗАГС ишеге һәрчак ачык булды.

Традиция буенча “Свияга” җәядән ату үзәгендә узган елны үенең уңышлары белән аерылып торучы спортсменнарны котлау тантанасына җыелдылар. Ул тантанада дөнья чемпионы Николай Теплый, дөнья Чемпионатының икеләтә призеры Альбина Шакирова, Европа чемпионкасы Екатерина Рябая, ТР ның иң яхшы тренеры Светлана Демина катнашты.

Кырыгынчы тапкыр үткәрелүче узышлар 6 гыйнварда Перу Республикасында старт ала.

1 гыйнвардан Россиядә бюджет кредитларын 7-12 елга реструктурлаштыру программасы эшли башлый. Бу төбәкләргә киләсе ике елда якынча 430 миллиард сум экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез

 Яңа елнын тәүге ае Байлар Сабасында яшәүче Алинә һәм Ленар Миннехановлар гаиләсенә олы шатлык алып килде: матур гаиләнең бәхетен тулыландырып, икенче кыз бала дөньяга аваз салды. 1 гыйнвар көнне иртәнге 5 сәгать 10 минутта 3250 грамм авырлыкта туган кызчыкка әти-әнисе Сәминә дигән исем сайлаганнар.

Хөрмәтле Равия Сәлимовна! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International