ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Иске Әлмәт авыл җирлегендә ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Яңа ел белән Кыш Бабай өйләренә килеп котлый. Быел да  Кыш Бабай белән Кар Кызы 10 гаиләдә булып, бүләккә уенчыклар һәм тәм-томнар бүләк иткәннәр.

Бәйрәмнәр вакытында Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Анжелика Пушкова белән бергә кар бөртекләре кисәргә өйрәнде.

 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын.  

Бу көннәрдә Бикүле халкы авыл мәдәният йортында оештырылган кызыклы күргәзмә белән таныша алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International