ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

4 гыйнвар көнне Азалак авыл мәдәният йортында балалар өчен күңелле уеннар оештырылды.

 6 январьда Балык Бистәсе  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Смирнова Татьяна Дмитрий  кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

5 гыйнвар көнне шәһәрнең үзәк паркы балалар тавышыннан гөрләп торды. 

Казан мәктәпләренең 5-8 сыйныфлары укучылары “Яшел ил” темасына КВН командалы уенында катнаша ала, ул 2018 елның 16 февралендә узачак. Чараның оештыручылары булып Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр экология-биология үзәге тора.

Уенда катнашу өчен, сайлап алу этабын узу зарур. Укучыларга анкеталар тутырырга, мини-презентация әзерләргә һәм аларны сканланган рәвештә elvira-kamaeva@mail.ru адресына 2018 елның 11 - 25 январе арасында җибәрергә кирәк. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы. 

Татарстан Республикасындагы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлешен ачыклауга юнәлтелгән республика бәйгесе 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 20 гыйнварына кадәр уза. Бәйгене Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештыра. Конкурс комиссиясе Яңа ел бизәлешен карау һәм аңа бәя бирү буенча күчмә чаралар кысаларында һәр муниципаль берәмлекне карап чыгачак. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, транспорт чарада – 2 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын.   

Район үзәгенең икенче мәктәбе укучылары каникуллар алдыннан кошларга яңа ел бүләге ясадылар.

Алексеевск муниципаль  районы башлыгының Мактау грамотасы белән  Гатауллина Фәния Хәмит кызы бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International