ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Апасның “Дулкын” бассейны кышкы каникул көннәрендә бер дә буш тормады.

Бүген Югары Осланда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, аның урнбасары Гөлия Камалетдинова, туризм сораулары өчен җаваплы кеше Г.Хәйретдинова җәяүле походка чыктылар.

Каникуллардан соң беренче көнне үк көчле җил һәм буран буласын искәртәләр.

7 нче гыйнвар көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыккан: эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария белешмәсе ясалмаган. Сәүдә туктатыла, гаеплегә штраф языла. 

Килдебәк урта мәктәбе укучылары кышкы каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрә.  

Яңа елның беренче шатлыклы вакыйгасы 1 гыйнвар иртәсендә булды. Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 10.20 сәгатьтә 2018 елның тәүге сабые дөньяга аваз салды. 8 гыйнварда “егетне” бәхетле әти-әнисе белән өенә озату тантаналы, бәйрәмчә вакыйгага әйләнде. Елның “беренчесе” Дмитрий – Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Николай һәм Елена Пеняевларның өченче уллары.

"Мөслим йөрәге" скверында балаларның кышкы каникул ялларын оештыру максаты белән уен программасы үткәрелде.

4 гыйнвар көнне үзәк чыршы урнашкан "Мөслим йөрәге" скверында район мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкның бәйрәм ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан мәдәни күңел ачу чарасы уздырдылар. Әлеге чара район мәдәният йорты узешчән артистлары чыгышлары һәм шаян уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан бәйрәм дискотекасы булды.

31 декабрь көнне З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Яңа ел тамашасы булып узды.

Яңа ел алдыннан, 30 декабрь көнне район үзәк мәйданда "Бәйрәм ярминкәсе" булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International