ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

27 декабрь  көнне Нигматуллин  Рашид Хусаинович һәм Эльмира Ревхатовна  гаиләсендә кызлары Сәмирә туа. Сәмирә гаиләдә беренче бала булып туа.  Рашид  һәм Эльмирага кызларының беренче документын Елена Халикова тапшырды.

2018 нче елның 1 нче январена районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 173977 центнер сөт савып алынган. Бу күрсәткеч 2017 нче елга караганда 871 центнерга күбрәк дигән сүз.

Яңа “Электрон ярминкә” авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләргә үз продукциясен турыдан-туры кулланучыларга җиткерергә бик җайлы юнәлеш булып торачак. Монда товар сата торган мәйданнар, транспорт чыгымы, сатучыларга түләргә акча – барысының да кирәге калмаячак.

Бүген районның җир һәм мөлкәт Палатасында архив эшләрен алып бару буенча оештыру утырышы булып узды.

 Декабрь аенда ЗАГС бүлегендә 13 бала тууы теркәлде, биш малай һәм сигез кыз. Бу айда яңа туган сабыйлар арасында   беренче бала өч гаиләдә , икенче бала  җиде гаиләдә, өченче бала өч гаиләдә булдылар  Ата-аналар үз нарасыйларына түбәндәге исемнәрне бирделәр: Әминә, Диана, Ольга, Дарья, Валерия,  Ева һәм Ася; Сәят, Святослав, Арсений, Артем һәм Тимур.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Киндерле елгасы ярында 400 куб метр күләмендә пычрак кар ятуын ачыклады. Карны шушы рәвешле рөхсәтсез урнаштырган урын Казанның Совет  районы белән республиканың Биектау районы кисешкән җирдә М7 автотрассасы узучы күпер астында теркәлде. 

“Шоколад” балалар бакчасы балалары район күләмендә оештырылган өстәл теннисы беренчелеге ярышында катнаштылар

     2018 елның  10  нчы гыйнварында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа ел башында туган беренче баланы теркәү һәм яшь әниләргә  “Ана капиталы” (гаилә өчен) сертификатын  тапшыру тантанасы булды.

      5 нче гыйнвар көнне Чүпрәле районы Үзәк Хастаханәсен яңгыратып дөньяга  нәни Ярослав аваз салды. Электән килгән матур гадәт буенча ГХАТ бүлеге яңа елда беренче туган бу баланы түземсезлек белән көтеп, шатланып каршы алды.

Әлмәтлеләр зур югалту кичерде. Кичә легендар шәхес, сугыш ветераны, Әлмәт районының мактаулы граҗданины Васыйл Фатыйхович Хуҗахмәтов арабыздан мәңгегә китте. Бүген «Нефтьче» Мәдәният сараена аның белән мәңгегә хушлашырга бихисап халык килде. Араларында җитәкчеләр, заманында бергә эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре, ветераннар, республика районнарыннан да бар иде. Шуның кадәр кешенең җыелуы, почетлы каравыллар оештырылу Васыйл Фатыйховичның никадәр тирән хөрмәткә лаек булуы, аны яратулары, хезмәтен танулары хакында сөйли. 

10 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына семинар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International