ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Иктисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.   

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Нихат Зәйбәкҗига бүген «Бәрәкәт Энерҗи» Төркия компанияләр төркеме идарәсе рәисе Җейхан Салданлы белән сөйләшүләр турында, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышулары хакында хәбәр итте.

2018 нче елда макыл авыл җирлегендә башланган ремонт дәвам итәчәк.

Тарихи мирасны саклап калу йөзеннән, культура учаклары үзләренең эш планын төзеделәр.

Е.Г.Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернат үзенең тарихын XIX гасырдан саный башлый.

Казандагы казахлар Казан епархиесе белән берлектә казах җәмгыяте төзү өстендә эш алып баралар.

11 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Китапханә - гаҗәп ил" дигән  темада  түгәрәк өстәл янында сөйләшү булып үтте.

11 гыйнварь көнне Азалак авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер кичерүче Кәримова Мөһәллилә Рамазан кызына 90 яшь тулды. Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия  Гыйльметдинова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фарукшина тыл һәм хезмәт ветеранына изге теләкләрен ирештерделәр.

Бүген Кукмара районында район башлыклары өчен семинар узды. Җитәкчеләр ике көн дәвамында сөтчелекне арттыру алымнарына өйрәнәләр. Семинарның практик өлеше "Вахитов" исемендәге комплекста узды. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация комплекс буйлап экскурсия үтте. 

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты карамагындагы «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесе директоры итеп Заманов Ренат Илгиз улы билгеләнде.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәм бүлеге башлыгы Юрий Аржановка 60 яшь тула. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин юбилей белән тәбрик итте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International