ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Һава торышы

Ачык ишекләр көне

"Ватанны саклау дигән һөнәр бар"

“Тоннель” операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре ун кагыйдә бозу очрагын теркәгән.
Биш очракта машина йөртүчеләргә автогражданлык җаваплылыгы полисының булмавы өчен штраф салынган, башка очракларда протоколлар төзек булмаган транспорт чараларында йөрү, пассажирларны салонда иминлек каешларын каптырмыйча йөртү һәм машина документларын югалту сәбәпле тутырылган.

Район күләмендә балалар бакчалары арасында теннис ярышы булып үтте. “Кыңгырау” балалар бакчасы  I урынга лаек булды.

Чирмешән муниципаль  районында  Координацион Советы эшенә йогак ясалды

11 гыйнвар көнне   хакимиятнең зур залында муниципаль район башлыгы урынбасары   Валерий Акатьев, даими комиссия рәисе Эдуард Галеев һәм депутатлар катнашында Зәй район   Советының  мәгариф, мәдәният, спорт буенча даими  комиссиясе утырышы узды. Көн тәртибендә 2 сорау каралды.Утырышта ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина чыгыш ясап 2017 нче елда үткәрелгән чаралар белән депутатларны таныштырды.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

8 гыйнвар көнне Яңа Усы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Святочные игры" дип исемләнгән чара уздырдылар. Балалар православия дине традицияләре белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, күңелле уеннар уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International