ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында ветеринар белешмәсез сыер ите сату очрагына юлыккан. Нәтиҗәдә гаепле кешегә карата протокол тутырылган. 

Яр Чаллы бүлеге ветеринар инспекторлары Яр Чаллы шәһәрендә күркә һәм кош ите сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын кисәткән: ризыкка ветеринария белешмәсе юк. Гаеплегә карата административ җавплылык каралган. 

Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт бүлеге инспекторлары ветеринария кагыйдәләрен бозып колбаса эшләнмәләре белән сәүдә итү очрагына юлыккан: товарның ветеринария белешмәсе юк. Сәүдә туктатылган, гаеплегә штраф түләргә туры киләчәк. 

13 гыйнвар көнне район мәдәният йортында «Җырлап керик Яңа елга» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә матур җырлар, биюләр белән беррәттән лотерея уены да уйнатылды. Кыш бабай да бәйрәмгә зур бүләкләр белән килгән иде, ул бүләкләрен “бәхетле” урыннарда утырган тамашачыларга үз куллары белән тапшырды. Сарман халкын бәйрәм белән котлап, 2018 елда зур уңышларга ирешуләрен теләде, киләсе елга кадәр саубуллашты.

Прохоров Павел Григорьевичны Мәйданда онытмыйлар. Бик юаш, эшчән, Бөек Ватан сугышы ветераны. Бик гади генә тормыш иткән, бервакыттада мактанмаган, уңышлары белән масаймаган. Сугыш турында сөйләгәндә дә тыныч кына эш турында сөйләгән кебек кенә сүз алып барган. Чөнки ул үзенең мәйданы, туганнары һәм гаиләсе өчен көрәшкән. Өйләрендәгеләр аның  Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүен белгәннәр, ә орден иясенә 2018 нче елда гына Иске яңа ел алдыннан килеп ирешкән.

Иске Яңа ел алдыннан Мәйдан авылы пенсионерлары клубка җыелды. 13 нче январь көнне чыршы янындагы мәйданда культура хезмәткәрләре программа хәзерлде.

13 нче январьда район китапханәсендә Россия басма  көненә багышланган күргәзмә-реклама барлыкка килде. Бу көн күптәнге тарихи вакыйгалар белән бәйле. Ул 1703 нче елның 2 нче январенда беренче басма гәҗит  чыкканелларга һәм император Петр 1 нче заманнарыа килеп тоташа. Бүгенге телевизор һәм интернет заманында да халык күп яңалыкларны әле газета һәм җурнал битдәреннән укый.

Менә Яңа ел бәйрәмнәренә нокта да куйдык: шимбә көнне нурлатлыларны шәһәр мәйданына Иске Яңа елга җыйды.

Зәй шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Иван Селеверстович Григорьевка Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина катнашты. Ул Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

2018 елның 12 январе көнне, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде, Болар Диана белән Эдуард Сачковлар иделәр, һәм алар актлар китабының беренче битен ачтылар, аяклары берүк җиңел булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International