ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 14 гыйнварендә Вольный Стан авылында яшәүче хезмәт ветераны Шәрәфетдинов Фәттәхетдин үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Буа башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, социаль бүлеге яклаучы урынбасары, Янтуган авыл советы Рамил Замалетдинов, туганнары, якын кешеләре һәм авылдашлары килделәр.

Мәгариф бүлегенең беренче командасы – икенче, муниципаль хезмәткәрләр өченче урыннарда.

   Смәел авылында яшәүче Габделхәй Әхмәди улы Әхмәдиевка 13нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды. 

2018 елның 12 гыйнвар көнендә Макыл авыл җирлегендә Алексей улы Николай  һәм Дмитрий кызы Ольга  Рогожиннар гаиләсе тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" билгеләп үттеләр. Ярты гасырлык уртак тормыш юлы узган пар бер-берләренә булган тирән хөрмәт, эчкерсез ярату, ышану, тугрылык хисләрен вакыт дәвамында раслаган. Бергә бик күп юллар узылган, бик күп эшләр башкарылган.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында юбилейларны хөрмәтләүгә багышланган «Безнең гаилә – тату гаилә» («Безнең дус гаилә») чарасы узды. 

Район мәдәният йорты фоейсында Урыссу бистәсе халкы Иске Яңка елны бәйрәм итте.

Балачакның иң күңелле бәйрәмнәреннән булган Яңа ел бәйрәменең шулай тиз үтеп китүе белән күңел һич тә килешә алмый. Шуңа күрә безнең халык искечә Яңа елны да зурлап бәйрәп итәргә ярата.

2018 елның 12 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  яңа елда беренче булып туган гаиләне теркәделәр. Яңа Фәтхуллиннар гаиләсе тууын раслап,  Ренат белән Зәлия 2018 елның 1 нче номерлы язылышу турындагы актка кул куйдылар.

Фәтхуллиннарның яшь гаиләсенә бәхет, мәхәббәт, тигез озын гомер телибез!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Чара Казанда Татарстан прокуратурасы бинасында узды. Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, прокурорларга еш кына гадәти булмаган, катлаулы, тиз арада хәл итеп булмый торган мәсьәләләр очрый. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International