ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

15 гыйнварда “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Механизация һәм техник сервис институты базасында “Машина-трактор паркыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча инженер хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары ачылды.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: региональ әһәмияттәге  аерым саклана торган табигый территорияләр челтәрен киңәйтү чикләрендә, Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында “Мишә елгасы тамагы”региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик тыюлык  оештырырга планлаштырыла.Аның гомуми мәданы 11890 га булачак.

2018 елның 22-23 мартында Мәскәүдә IX Халыкара "Экология" форумы узачак. Чара РФ ФҖ Федерация Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм профильле башка министрлыклар һәм ведомстволар ярдәмендә һәм катнашында узачак. Форумның максатлары: әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, хакимият, җәмгыять һәм бизнес арасында ачык диалог өчен шартлар тудыру.

11 гыйнвар көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубының үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Түгәрәккә йөрүчеләр бүләккә уенчык ясадылар. Алдагы түгәрәкләрдә бу уенчыклар төрле төсләр белән балкыячак әле.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады. Әлеге объектлар туристик инфраструктурага карый. 

Башта «Аптека, XIX гасыр» (Бауман ур., 49) региональ дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында булды. 

Казандагы иң борынгы аптека бинасы төзекләндерелде. 

Конкурска заявкалар 2018 елның 15 гыйнварыннан 16 февраленә кадәр кабул ителә.

N 44-ФЗ номерлы федераль законга зур масштаблы төзәтмәләр  кабул ителгән.

"Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 28 декабрендәге 436-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә махсус икътисад зоналарының техник-гамәлгә кертү резидентларына тулаем күләмендә 14 процент дәрәҗәсендә 2023 елга кадәрге чорга иминият кертемнәре буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек башкаручы Россия оешмалары өчен каралган ташламалы ставкадан файдалану хокукы бирелә.

 

Актаныш районы Актаныш авылы тыл ветераны  Латыпова Хафиза Кашап кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.С.Карамов  тапшырды.

2017 ел «Бигеш» аэропорты өчен хезмәт күрсәтелгән пассажирлар  саны буенча рекордлы булган: пассажирлар агымы ноябрь аенда ел башыннан алып яңа тарихта беренче тапкыр ярты миллион билгесенә җиткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International