ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

    Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының  8.7нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә  Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе  физик затка административ хокук бозуда гаепләнүе карарын чыгарды һәм 10000 сумлык административ штрафка тартты.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү максатында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия кредит оешмаларына аларның кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча өстенлекле тармакларда проектларны тормышка ашыруга бирелгән кредитлар буенча алынмаган керемнәрен каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2017 елның 30 декабрендәге 1706 номерлы карары кабул ителде.

 

Балымерда яшәүче ике кешегә карата җинаять эшләре ачылган.
Яхшылап салганнан соң, алар бәхәсләшеп китәләр, аннары бәхәс инде ирләрнең берсе кулына пычак алу белән тәмамлана.
 
Нәтиҗәдә язма гариза буенча бер иргә – икенчесенә үтерү белән янау һәм сәламәтлеккә зыян китерүе өчен, ә икенче иргә карата үтерү белән янаганы өчен җинаять эше ачылган.

          16 нчы гыйнвар көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Ветераннар советлары рәисләре һәм активларының чираттагы очрашуы узды. Очрашуга Хокук саклау органнары, рег. палата, нотариус, МЧС булеге җитәкчеләре һәм вәкилләре килде. Киңәшмә нәтиҗәле булыр, дигән теләктә бүгенге җыелыш тәмамланды.

13 нче январьда Коргуза авылының Гужова Татьяна Михайловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу тантанага район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин, социалҗ яклау бүлеге хезмәткәрләре килде.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге - Дәүләт учреждениесе координацион советының киңәйтелгән утырышы узды.

Эшлекле атна

Традиция буенча 15 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары студентлар белән очрашты.

Татарстан Росреестры "Татарстан-24" телеканалында һәм «Business FM Казань» радиосында

Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залына Яңа ел алдыннан бик мөһим җиһаз урнаштырылды. 

Бу – бинага  кергәндә металл предметларны ачыклый торган рама. Ул спорт корылмасында хәвефсезлекне тәэмин итү җәһәтеннән  куелды. Шактый кыйммәтле бу җайланманы Себер якларында яшәүче якташыбыз Рамил Исмәгыйлев бүләк иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International