ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча мобиль төркем Чаллы территориаль органы карамагындагы районда бер фатирда көмешкә сату фактын билгеләде.  Нәтиҗәдә көмешкәчегә 30 литрдан артыграк әче балыннан мәхрүм калырга туры килде

Татарстан Республикасы төзелеш индустриясе базасы Рәсәй Федерациясендә зурларының берсе булып кала, үсә һәм модернизацияләнә. 2010 елдан бирле Татарстанда файдалануга тапшырылган һәм модернизировано барлыгы 121 төзелеш материаллары сәнәгате предприятиесе, шул исәптән 2017 елда – 2. 2018 6 яңа производствоны файдалануга тапшыру көтелә. Төяп җибәрелгән продукция күләме 2017 елда 33 млрд сум тәшкил иткән.

Татарстан Республикасында беренче тапкыр Республика клиник офтальмология хастаханәсендә ангиография функциясе белән иң яңа томограф (Германия) барлыкка килде. Бу Россиядә алтынчы аппарат. Әгәр элек өзлегүле патология белән  пациентларда күз челтәре катлавының кан тамырларын җентекләп карау өчен вена эченә контраст матдәне кертергә кирәк иде,  иң яңа томограф бу процедураны тыя, шуның белән бу тикшеренүне  инвазив түгел итә. Һичшиксез, бу табибка да, пациентка да бик зур уңыш.

“Күптән түгел генә шәһәрдәге кафеларның берсендә гаилә бәйрәмен билгеләп үткән идек. Пешекчеләр әзерләгән кайбер ризыклар ошап бетмәде. Кайсысы артык тозлы, кайсыдыр бөтенләй искергән, бозыла башлаган кебек тоелды. Кунаклар алдында бик оят булды. Шуңа карамастан, табын өчен бездән шактый гына күләмдә акча алдылар. Җәмәгать туклануы ноктасына дәгъва килеп чыккан очракта кая мөрәҗәгать итәргә? Һәм табын өчен түләгән акчаның бер өлешен булса да кире кайтарып алырга хокукыбыз бармы?”

Тирә-якны саклау буенча дәүләт инспекторының эше- ул авыр эш көннәре һәм рейд чаралары генә түгел.

Соңгы елларда Качману бәйрәмен уздыру географиясе киңәя бара. Быел Мамадыштан тыш тагын сигез авылда аны зурлап, күп халык катнашында үткәрделәр. Шунысы игътибарга лаек, бу көнне изгеләндерелгән суда чумылучылар саны да хәзер йөзләр белән исәпләнә.

“Мөслим туган як музеенда”  Мөслим имам- хатыйбы Әбделкәрим Моратов белән очрашу булды.

Буген, 19 гыйнвар көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, Актанышның икенче санлы  урта мәктәбенен 5Б сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Мәүлидә Белоусова) катнашында якташыбыз, шагыйрь – Мөхәммәт Мирзага 65 яшь тулу уңаеннан тематик чара булып узды.

2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Ютазы районы буенча күчмә чара оештырды. Тәгаенләп әйткәндә, «Агроторг» ҖЧҖнең «Пятерочка» кибетләренә һәм Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең авыл хуҗалыгы базарындагы ике сәүдә объектына рейд үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International