ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Православие христианнары Хач мануны билгеләп үтәләр. Бәйрәмгә Лаеш районында яшәүчеләр дә кушылды. Мәсәлән, Лаеш шәһәрендә ул Могҗизалар тудыручы Николай чиркәвендә бәйрәмчә илаһи литургиядән башланды. Догалар шулай ук Лаешның София соборында да яңгырады. Аннан соң барысы да тәре йөреше белән Камага киттеләр, анда коену урыны җиһазланган иде. Сергий атакай суны изгеләндерде, аннан соң теләге булган һәркем бәкедә коенды.

Бөгелмәдә "Дуслар янәшәсендә" дигән хәйрия концерты узды. Ул үзенчәлекле кеше -- Радик Низаметдиновка 17 яшь тулуга багышланды. Радикның язмышы гади генә түгел һәм тормышы да бик кызыклы һәм матур.

"Без буш вакытыбызны күңелле һәм файдалы үткәрәбез!" темасы астында  әти-әниләр белән берлектэ "Күңелле стартлар" үтте.  6а сыйныфының әти-әниләр комитеты, сыйныф җитәкчесе Шәвәлиева Ә.З., физик тәрбия укытучысы Ф.Ә.Арсланов оештырган әлеге чара әти-әниләргә дә, укучыларга да бик ошады.

19 гыйнварга Татарстанда 183,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, үткән елның шушы чорына карата 102% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

Солтанов Рушат Җәвдатович үзенең туган авылының тарихын өйрәнү максатыннан авылдашлары белән очрашу уздырды.

 

Татарстан Дәүләт киңәшчесенә бүген 81 яшь тулды.

18-19 гыйнварь көннәрдә  Михайловка һәм Рус. Шуган авыл җирлекләрендә праваслав христианнар хач ману гыйбадәтен башкарды.

19 нчы январьда район китапханәсендә 2018 нче елда билгеләп үтелә торган язучы-шагыйрьләрнең юбилей даталары күрсәтелгән даими күргәзмә барлыкка килде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International