ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Ярышта районның 13 мәктәбеннән 108 укучы катнашты.

4 январь көнне Мари-Суксу авылы китапханәсендә Илдар Юзеевка багышланган әдәби кичә утте.

Югары Ослан авыл җирлегендә үзара салым акчаларын җыю башланды.

20 гыйнвар көнне Киров аваыл китапханәсендә "Серле каләм" дип исемләнгән әдәби уку үткәрелде.

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы законнарның таләпләре буенча хәкимият органнарында эшләүчеләр үзләренең мөлкәтләре турында, доходлары һәм расходлары турында белешмәләр җибәреп торырга тиеш.

«Россия социаль сферасының киләчәк образы» темасы буенча 2018нче елның 22-23нче гыйнварында Уфада Идел буе федераль округының стратегик сессиясе булып узды. «Халыкны саклау һәм аның артуы» дискуссия мәйданчыгында Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ Идарә башлыгы урынбасары Г.Р.Галиуллина һәм Тантаналар Сарае директоры Д.Р.Гафурова катнаштылар. Теманың лидеры – Самара өлкәсенең социаль-демографик һәм гаилә политикасы министры – Антимонова Марина Юрьевна. Төрле өлкәләрдән килгән белгечләр социаль өлкәдәге төрле эшләнмәләр һәм аларның стратегик үсеше буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

22-24 нче гыйвар көннәрендә Лесхоз бистәсендә 2003-2004 нче елгы укучылар арасында чыңгы ярышының зона этаплары уза.

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2018 елның 15 гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов БИФ кысаларында «Цифрлы икътисад» сессиясендә булды, анда сәнәгатьнең, хакимият институтларының һәм инновацияләрнең цифрлы икътисад киләчәгенә йогынтысы турында фикер алыштылар; аннары «Технологияләргә ышанырга мөмкинме?», «Смарт-мобильлек өчен дизайн», «Глобаль фәнгә караш» сессияләрендә катнашты, боларында масштаблы тикшеренү берлекләре ярдәмендә фәнне ныгыту һәм халыкара интеграцияләргә ярдәм итү каралды.  

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә Юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләре темасына багышланган кул эшләре конкурсы игълан ителде.Балалар аларны әти-әниләре белән бергә ясыйлар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International