ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Бүген Владимир Путин мөселман дини оешмалары вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашачак. Очрашуда дини белемнең тулы системасын формалаштыру һәм илебездәге дини мәктәпләрне үстерү мәсьәләләре каралачак, шулай ук Академия эшенә беренче йомгак ясалачак.

Йосыф-Аланнан Илзат Рәхимов һәм Сабадан Нияз Хәлиуллин үз үлчәү категорияләрендә 1нче урыннарны алдылар.

Быел 16-23  нче январь көннәрендә Коргуза мәктәбендә математика атналыгы булып узды.

Район  балалар бакчалары тәрбиячеләре арасыннан иң талантлы, иң иҗади балалрны иң яратучы тәрбиячене сайлап алу максатыннан ел саен “Ел тәрбиячесе” дигән конкурс үткәрелә.

24 нче январьда район башлыгы Марат Зиатдинов Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау коллегиясе утырышында видеоконференциядә катнашты.

2018 елның 23 январендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә кадет  мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.

ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина  мәктәп укучыларына  гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату  гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде.

    2018нче елның 24нче гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда «2017нче елның Студенты» республика премиясенең шәһәркүләм этабындагы җиңүчеләрне һәм лауреатларны тәбрикләделәр. Конкурсның финалына шәһәрдән 32 студент чыкты.

23 гыйнвар көнне Пучы авылы китапханәчесе балалар бакчасында "Дуслык көче" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.

2018 елнын 23 гыйнваренда  «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Урта Комар авылында яшәүче социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән   «Скандинавская ходьба» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чара оештырды.

 

 

22 гыйнвар көнне Пучы авыл китапханәсе китапханәчесе беренче сыйныф укучылары белән "Интеллектуаль көрәш" дип исемләнгән чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International