ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 28 маеннан алып 1 июненә кадәр Мәскәүдә дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга франчайзинг буенча Дөньякүләм совет утырышы һәм Бөтендөнья форумы була. 

Moscow Franchise Expo 2018 Бөтендөнья форумы һәм күргәзмәсе үз мәйданнарына франчайзингтагы соңгы трендлар турында фикер алышу, укыту, контрактлар төзү һәм яңа концепцияләрне күрсәтү өчен алты меңнән артык катнашучыны җыячак.

Делегатлар, форумга һәм күргәзмәгә килүчеләр өчен катнашу түләүсез.

Адрес: Халыкара сәүдә үзәге, Мәскәү, Краснопресненская набережная, 12 нче йорт.

Чара турында тулырак

29 гыйнвардан Казан – Сосновка һәм Кизнер – Казан шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрә, дип хәбәр итә «Содружество» ААҖ матбугат хезмәте.

Лениногорскиның Аграр яшьләр бүлекчәсе бу көннәрдә Мамадышта узачак креатив чаналар республика фестивалендә катнашырга әзерләнде.  Ул иртәгә, 27 гыйнварда узачак. Алар нефть качалкасы формасындагы чана ясап, нефть тематикасын күтәреп чыгарга булганнар. Уңышлар телибез.

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив җыелышы узды, аның барышында директор Елена Ахмеджанова 2017 елның нәтиҗәләре турында сөйләп узды.

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен кышлаучы кошларны саклау максатыннан  экологик акция уздыралар.

 

 Үзәк китапханәдә күптән көтелгән "Могҗизалар кыры" уены үтте. Ул "Мин кулыма китап алам..." исеме астында якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатына багышланды. Кичәне Моряк Йосыпов алып барды. Уенның абсолют җиңүчесе Баланны авылыннан Илүсә Исламова.

27нче гыйнварда шәһәребездә зур бәйрәм гөрлиячәк. “SUNNYFEST“ креатив чаналар фестивалендә конкурсларда катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булырга; чана шуучылар өчен җан атарга, бушлай кайнар чәй эчеп, коймак ашарга; тагын башка бик күп кызык- күңеллелекләргә тап булырга теләүчеләр өчен очрашу урыны – Мамадыш шәһәре, Совет урамы.

Район башлыгы Михаил Афанасьев ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары җитәкчелегендәге вәкиллекле делегация белән очрашты, аның составында архитекторлар, проектлаучылар һәм “Архдесант” вәкилләре бар иде.

Бәкәбез авыл клубында яшьләр арасында кул көрәштерү буенча ярыш булып узды.

28 гыйнвар көнне Байлар Сабасы поселогында узачак TIMERMAN сериясенең чаңгы узышында Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре һәм иҗтимагый эшлеклеләре  катнашачак. 5 километрга узышта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леоновның, 15 километрлы дистанциядә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинның катнашуы турында хәбәр ителә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International