ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2017 ел йомгаклары буенча тиешле белешмәләрне биргәндә барлыкка килә торган аеруча актуаль мәсьәләләрне яктырту максатларында 2018 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында видеоконференция форматында гамәли семинар булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнашты.

Искиткеч вакыйганың төп геройлары - Александр Сергей улы һәм Надежда Алексей кызы Таловлар. Мондый юбилей безнең шәһәр өчен бик мөһим вакыйга. Әлеге парның язмышы бик кызыклы, илебезнең тарихи вакыйгалары белән үрелеп барган. Юбилярлар Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре. Хәзерге вакытта Таловлар гаиләсенең ике уллары, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Александр Сергей улы һәм Надежда Алексей кызы үз балалары, оныклары, туганнары, дуслары, күршеләре өчен чиксез үрнәк булып тора.

Күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре реестрын алып бару

Студентлар көне уңаеннан, музей хезмәткәрләре “Сарман аграр көллияте” студентлары белән очрашу уткәрделәр...

24 гыйнвар көнне китапханәнең могҗизалар бүлмәсендә район китапханәчеләре өчен семинар үтте.Семинар барышында китапханә фонды, яңа конкурслар, алда торган бурычлар хакында фикер алыштылар.Үзәк китапханә хезмәткәрләре әкият-терапия буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Иреклеләр Елы кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре түгәрәк өстәл үткәрде.

 

 

2018 елның 25 гыйнварында «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының баш мөхәррире урынбасары  Г. М. Латыйпова «Свияжск: 1917 ел» дип аталган күргәзмә ачылышында катнашты.

25 нче январь көнне КЦСОН “Тылсым” да ял итүче пенсионерлар өчен китапханәче Салимова Таскирә Харис кызы “Моңнар бәйрәме” исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Әлеге чара шагыйрә Гөльшат Зәйнәшеваның 90 еллык юбилеена багышланган иде. Кичә барышында Тәскирә Харисовна пенсионерларны шагыйрәнең тормыш юлы , иҗаты белән таныштырды. Мәдәният хезмәткәре Альфинур Юнусова башкаруында Гөльшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

2018 елның 25 гыйнваренда,  «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Кукмара шәһәрендә яшәуче социаль хезмәтләрдән  файдаланучы Венера Галиевна белән   «Школа  долголетия» программасы буенча  лекция оештырды. 

2018 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр Р.И.Заһидуллин рәислегендә муниципаль норматив хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итүне оештыру һәм республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә тәрҗемәчеләр хезмәтеннән файдалануның уңайлылыгына ирешү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International