ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының геологлар берләшмәләре (5-11 сыйныфлар укучылары һәм аларның җитәкчеләре) Себер геологик олимпиадасында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Новосибирск дәүләт университетыныың геологоия-геофизика факультеты, РФА СБ Нефть-газ геологиясе һәм геофизика институты тора.

09 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр оешмаларда кардан йөрүче мототранспорт чараларына техник караулар уздырылды: "Кондурчанефть" АҖ - 2 берәмлек; "РИТЭК" АҖ - 10 берәмлек; "МНКТ" ҖЧҖ - 2 берәмлек; "МАКойл" ГАҖ - 1 берәмлек.

Татарстанлылар, шул исәптән лениногорскилылар да Россия Президентын сайлауларда үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә ала.

28 гыйнвар көнне "Кар чанасы-2018" операциясен уздыру кысаларында Чистай районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан ТР Балык күзәтчелеге һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре катнашында уртак рейд уздырылды. Чара барышында 13 берәмлек техника тикшерелде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2018 елда акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.

 “Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык  җәмгыятьләренә еллык гомум җыелышларның көн тәртибенә һәм акционерлык  җәмгыятьләре контроле һәм идарә органнарына дәүләт вәкилләрен этәрү буенча тәкъдимнәр белән белдерү кәгазьләре җибәрелде.

Россия Президенты Владимир  Путин Указы  белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә.  Чүпрәледә  әлеге пособиены алу өчен беренчеләрдән булып Матак авылында яшәүче  Ефрейторовлар гаиләсе мөрәҗәгать итте.

30 гыйнвар көнне, расланган график нигезендә, Яңа Чишмә районының "Шешмаойл" АҖ предприятиесендә кар чаналарына техник карау уздырылды. Техник карауга 7 берәмлек техника китерелде.

2 февраль көнне бөтен Россиядә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тарафыннан тар-март итү көненнән 75 ел үтүне билгеләп үтәчәкләр. Нефть башкаласы шулай ук бәйрәмгә кушылачак. 

Сәламәтлек атналыгы

2018 елның 18 марты - Россия президентын сайлау узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International