ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Районда шәхси йортлардан сөт җыючылар белән актуаль мәсьәлә буенча киңәшмә үтте.

1 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе гимназиянең 3 Б сыйныф укучылары катнашында “Вместе с книгой мы растём” дип аталган библиографик дәрес үткәрде. Дәрес барышында китапханәче укучыларны уку залында булган белешмә-библиографик аппарат белән таныштырды, энциклопедияләр, белешмәләр, сүзлекләр белән эшләргә өйрәтте. Дәрес ахыры балалар өчен булган хикәя, әкият җыентыкларына кергән әсәрләр буенча уен -викторина сорауларына җавап биреп тәмамланды.

Узган атна азагында “Аксубай“ агрофирмасының “Баланда“, “Карасу“, “Трудолюбово“ бүлекләрендә күчмә киңәшмәләр узды.

Эльмира Әмир кызы, залда утыручылар халыкның якланмаган катлавы үз хокукларыннан файдалана һәм ил өчен мөһим вакыйгада катнаша алсын өчен шартлар тудырырга тиешләр, дип билгеләп үтте.

Билгеле булганча, һәр кешенең чын йөзе аның дөньяны ничек күзаллавына, мәгълүматларны ничек кабул итүенә, нинди кәефтә булуына бәйле.

Бүген Яр Чаллының 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсе капиталь ремонттан соң ачылды. Аны 2017 елның язында Яр Чаллының башка медицина учреждениеләрендә капиталь ремонтлау белән бергә башладылар. Сырхауханәләрне модернизацияләүгә республика бюджетыннан 1,5 млрд сум бүлеп бирелде. Тышкы күренешне үзгәртүдән башка алар яңа стандартлар буенча эшлиячәкләр - «Дусларча сырхауханә» республика проекты бөтен җирдә дә кертелә.

Яр Чаллы бүлеге ветеринар инспекторлары "Тула-2" постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә машиналарны тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: 36 000  данә тавык йомыркасы ветеринар белешмәсез ташылган. Гаепле штраф түләргә тиеш була. 

Сарман районы ветеринария берләшмәсе коллективы узган елга нәтиҗәләр ясады. Киләсе елга яңа эш планнары билгеләнде. 

31 январь көнне Саба мунципаль районы авыл хуҗалыгы һәм җитештерү тармагы җитәкчесе Хасаншин Г. Ш. катнашында ООО " Саба" " Явлаштау" бригадасының гомуми отчет җыелышы булып узды. Җыелышта хуҗалыкның һәр тармагына белгечләр тарафыннан җентекле анализ ясалды, хуҗалык эшчәнлеге кәнәгатьләнерлек дип табылды. Алга таба резервларга таянып җитештерүне арттырырга дигән нәтиҗә ясалды..Филиал директоры Мөхетдинов А.Р. юбилярларны котлап, грамоталар тапшырды.

29 гыйнвар көнне Тимершык авылы спорт залында мини футбол буенча соңгы уеннар булып узды. Киеренке уенда Тимершык командасын җиңеп Явлаштау командасы зона этабының җиңүчесе булды. Команданы нәтиҗәле уен күрсәтүе белән котлыйбыз һәм финал уеннарында уңышлар телибез.

2018 ел азагына кадәр рус телендә ИСО 6707-1  "Биналар төзелеше һәм гражданлык төзелеше" Сүзлек. 1 бүлек. Гомуми терминнар" халыкара стандарт проекты эшләнәчәк, Илкүләм электрон төзелеш терминнары сүзлеге формалаша башлаячак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International