ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов ТАТАГРОЛИЗИНГ - АГРО"  управляюәий компаниясе директоры  Илһам Вәлиев белән очрашты. Очрашу " Филиал N 4 ООО  "Нармонка" авыл хуҗалыгы территориясендә узды. Сүз халыкны эшкә урнаштыру, төп специалистларны комплектлау турында барды.

Бүген Шеланга мәктәбендә укытучы һәм тәрбиячеләрнең профессиональ конкурслары булып узды. Анда Матюшино, Куралово, Макулово, Шеланга, Югары Ослан, Печиәе мәктәпләреннән  6 класс җитәкчесе һәм 3 педагог-оештыручы катнашты.

Бүген Әлмәткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Нургалиевич район Советының VI сессиясе һәм шәһәр Советының VIII утырышында катнашты. Рөстәм Миннехановның әлмәтлеләргә теләкләр җиткерде, районда алып барылган эшчәнлекне уңай бәяләде.

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районына эш сәфәре кылды, анда ул муниципаль район Советының 2017 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган утырышында катнашты.

Бөгелмәгә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов «Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре» фәнни-җитештерү предприятиесендә булды.

Нефтьче” Мәдәният сарае каршында ТР Президентын күргәзмә каршы алды. Коммуналь предприятиеләр үзләренең заманча техникаларын куйганнар, эшмәкәрләр исә асраган маллары, җитештергән продукцияләре белән чыкканнар. 
 

   Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 32 мәктәпнең 3  сыйныф укучылары катнашында “Исемең синең – намусың синең” темасына ачык дәрес уздырылды.

Игезәк балалар туу - бик сирәк була торган вакыйга. Столяров Даниил Евгений улы белән Ольга Юрий кызы гаиләсендә икеләтә бәхет. Аларның ике кыз балалары - Анна һәм Анастасия дөньяга килгән. Бу чын могҗиза һәм зур бәхет. Чын күңелдән бу гаиләгә тыныч тормыш һәм балалары һәрвакыт куандырып кына торуын телибез. 

Бүген Бөгелмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән килде. 

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мәрьям Яковлева граждан хәле актларын дәүләт теркәвен гамәлгә ашыручы авыл җирлекләре белгечләре белән күчмә киңәшмә үткәрде.

Республика җитәкчесе “Яңа технологияләр кулланып скважиналарны эксплуатацияләү” фәни-җитештерү җәмгыятенең (НПО НТЭС) эше белән танышты. Аның эшчеләре белән очрашып сөйләшкәннән соң, Бөгелмә спортчылары белән күреште. Яңа уңышларга аларны “Юность” комплексында әзерлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International