ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Зона этабы 5-6 февральдә 25 нче мәктәптә узды. Анда 28 укытучы катнашты.Әлмәттән 5 мөгаллим катнашты. Иң күп балл җыючылар җиңүче дип табылачак.

Төрле өлкәләрдән югарытехнологияле стартаплар катнашырга чакырыла. Гаризалар  kazanstartups.ru сайтында 2 мартка кадәр кабул ителә.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасындагы республика беренчелегенә хоккей уеннары йомгаклау этабына җитте.

 

  «Tennis City» спорт  комплексында 3  февраль көнне  теннис буенча “Россия Кубогы” турниры узды. Анда  Россиянең 25 шәһреннән   60 тан артык спортсмен  катнашты. Гөлнара  Назарова, Азалия Бадегыева, Аиша Кукушкина, Сабина Шәйдуллина, Анастасия Чикалкина, Екатерина Давлетова, Аида Кәлимуллина, Никита Валенцев һәм Тимур Киямов  Татарстанның җыелма командасы составында  катнашачаклар.

1971 елның  2 февраль көнендә  су-сазлык биләмәләре турында Конвенция кабул ителде. Ул Рамсар конвенциясе ( нигез салучы шәһәр -  Рамсар, Иран) исеме астында билгеле. Шул көн хөрмәтенә  ел саен Халыкара  су-сазлык биләмәләре көне билгеләнә.

3 февраль көнне Сәрдекбаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт”  вокаль ансамбленең 3 еллык юбилее үтте. Оешуга аз гына вакыт узуга карамастан, әлеге ансамбль ул сәхнәдә үз тамашачысын тапты. Чара дәвамында, сәхнәдә тәбрикләү сүзләре, дәртле биюләр, моңлы җырлар  яңгырады

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене - Фәрит Габделганиевны тәкъдим итте.

Искә төшерәбез, 2014 елдан  ТР икътисад министры вазифасын биләгән Артём Здунов Дагыстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләнде.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, Артём Здунов җитәкчелегендә Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан республика социаль-икътисади үсешенең мөһим юнәлеше гамәлгә ашырылган. Бу кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасы, эшкуарлыкка ярдәм итүче инфраструктура объектларын булдыру һәм үстерү.

“Шәхсән сезнең профессиональ сыйфатларыгыз ярдәмендә федераль үзәк белән конструктив мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Республика бу вакыт эчендә шактый күләмдә ташламалар һәм акча алды, бу безнең икътисади потенциалны үстерергә мөмкинлек бирде. Аерым алганда, бүген республиканың ТТП (ВРП) 2 трлн. сумнан артык”, - диде Алексей Песошин.

Алексей Песошин шулай ук билгеләгәнчә, ТР икътисад министры итеп, элек ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасын биләгән, Фәрит Габделганиев билгеләнде. “Ышанам, Фәрит Габделганиевның белеме һәм тәҗрибәсе киләчәктәге уңышлы һәм максатчан юнәлештәге профессиональ эшчәнлегендә ярдәм итәр. Бары тик уртак килешеп эшләү генә перспективалы проектлар һәм программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип йомгаклады ТР Премьер-министры.

Мичән авыл җирлегендә авыл юлларын кардан чистарту буенча ООО "Саба"ның Мичән бүлекчәсе трактористлары бик яхшы эш алып баралар. “Мичән авыл җирлеге”

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене - Фәрит Габделганиевны тәкъдим итте.

“Сугыш чоры хатлары” дип исемләнгән...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International