ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2018 ел
шимбә

Бүген башкалабыз Казан шәһәрендә “Чаңгы юллары 2018” Бөтенроссия ярышлары уза. Спорт сөючеләргә уңай булсын өчен, чара Казанның өч урынында оештырылган иде. Баш ветеринария идарәсе, Казан ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре, 50 дән артык кеше, Әмәт урман-паркында чаңгыда ярышты. Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов беренчеләрдән булып финишка килде. “Респбуликаның ветеринария белгечләре сәламәт яшәү рәвешен сайлый һәм һәр вакытта да спорт чараларында активлык күрсәтә”, ди Алмаз Хисаметдинов.

Фиништан соң спортчыларны кайнар чәй, шашлык, тәм-томнар белән сыйладылар. Моны Казан ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галеев һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиевлар оештырган иде.  

Чаңгы ярышларында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе вәкилләре актив катнашты.

10 февраль көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Россия  чаңгы юллары - 2018" дип исемләнгән ярышы үткәрелде. Мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәп хезмәткәрләре, җитәкчеләр бу ярышта бик теләп катнаштылар. Иң яхшыларына акчалата бүләк тапшырылды.

 

Түбән Шытсу авыл җирлеге.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы командасы "Россия чаңгы юллары-2018" XXXVI ачык россиякүләм чаңгы чабышларында һәм "Татарстан чаңгы юллары-2018" республика  ярышларында көч сынашты. Спорт чарасы Казанның өч ноктасында узды: 

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Левашово” терлекчлек комплексында 1274 баш эре мөгезле терлеккә ясалган туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнде.  

Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария законнары үтәлешен тикшерү буенча Баулы районы Попов авылы балалар бакчасында тикшерү үткәрә. Тикшерү барышында азык-төлеккә ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Гаеплеләргә карата административ окук бозган өчен протокол төзелә.

Мөслимдә “Чаңгы юлы-2018” ярышлары үтте

Яр Чаллыда ике (2нче һәм 5нче номерлы) балалар сырхауханәсендә  ремонт тәмамланды, ә ГЭС поселогында КБМҮдә ремонт эшләренең беренче этабы тәмамланды. Учреждениеләрнең  хәзерге күренеше белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Яр Чаллы шәһәренең мэры һәм Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина таныштылар.

10 февральдә Татар Янтыгында яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Миңнехәтирә Нурмөхәммәтова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм Татар Янтыгы авыл җирлеге башлыгы Рәшит Шәмиев килде.

Бүген Казанда Россиякүләм чаңгы ярышы узды. ТРның мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы, ИТ-парк, ТРның информацион технологияләр үзәге хезмәткәрләре. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International