ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2018 ел
шимбә

Орлыклар сыйфатында экономияләмәскә өндәде бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берлдеде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.

“ТАГРАС”  холдингы хезмәт  коллективларының 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча конфренция булып узды. Аның эшендә  идарәче компания рәисе Гали Ганиев,  Татарстан  Республикасы Президентының  нефть сәнәгате белән бәйле  сораулар буенча  ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” компаниясе  генераль директоры урынбасары Наил Ибраһимов, структур  бүлек җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларыннан  делегатлар катнашты.

2018 елда 113 мәгариф объектын ремонтларга ниятлиләр. Шулардан – 28 гомуми белем оешмасы һәм 85 балалар бакчасы.

Чистай районы хуҗалыкларында техниканы әзерләү эшләре бара

10 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона»  программасы кысаларында булачак парлар өчен, чираттагы дәрес узды.

9 февраль көнне район мәдәният йортында Тойгелде авыл җирлеге үзешчәннәренең "Авылымның айлы кичләре" исемле смотр-конкурсы булып узды. 

Спорт сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев та сәламләде һәм матур җиңүләр теләде.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм акциясе кысаларында Юридик хокукый үзәк 2018 елның 31 мартына кадәр Әлки районы халкына – хосусый эшмәкәрләргә, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган предприятиеләр җитәкчеләренә аларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтергә әзер.

ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, елның беренче аенда район халкы яңа туган балалар хисабына 13 кешегә арткан.

 Алиментлар түләү мәсьәләсе буенча прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Алимент нәрсә ул, аны түләү тәртибе нинди? Бу язмада газета укучыларга әнә шул хакта аңлатып үтәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International