ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Елгабаш авылында яшәүче хезмәт Һәм тыл ветераны Хасанова Мөнҗия Мөбәрәкша кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан район хакимиятеннән, җирле үзидарәдән һәм клуб хезмәткәрләреннән котлаулар кабул итте. 

Фестивальне  “Кино вакыты” кинопроектларга ярдәм итү һәм киночаралар оештыру буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрә.

 

Мизгелдә Изге Вәли көне үтте...

Матбугат хезмәте хәбәр итә 

13 февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районындагы “Тамчыкай” балалар бакчасында ветеринария тикшерүе үткәрә. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.

 

15 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, томан. Җил  2-7 м/с. Минималь температура  төнлә -16..-21º, аязганда  -26º. Максималь температура көндез -7..-10º. Юлларда бозлавык.

Түбән Кама шәһәренең 15 нче мәктәп базасында “Ел укытучысы – 2018” республика конкурсының зона турында Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәйруллина, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбененең шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Сәрвәрова, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбененең биология укытучысы Аяз Бәдртдинов уңышлы чыгыш ясадылар.

Әлки районы ветеринария берләшмәсе белгечләре Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре белән берлектә “Лебяжье” фермасына Нидерландтан кайтарылган 200 баш терлеккә карантин чаралары үткәрде.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 13 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 926 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 229 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.

 

14 февраль көнне  үзәк китапханә хезмәткәрләре  технология техникумы укучы егетләре өчен , уку залында “Өмет” хәрби- патриотик клубының чираттагы дәресен уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International