ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

16 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы  “Таврия-2” постында терлекчелек продукциясен ташучы автомобильләрне тикшерә. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.

16 нчы февралҗ көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәре территориясендә тиешле булмаган урында терлекчелек продукциясе белән сәүдә итүне ачыклау максатынна рейд үткәрә. Рейд вакытында ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы табылмаган.

 

Иртәгә, 17 февраль көнне, болытлы аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә  -14..-18º, аязганда -23º кадәр; максималь температура көндез -5..-9º. Юлларда бозлавык.

2017 елның 10 февралендә Саба гимназиясенең югары сыйныф укучылары белән «Кадрлар резервы» Республика проектында катнашучылар Гатауллин Р.Л. һәм Мөстафин А.С. «Анти экстремизм» дип исемләнгән чара уздырдылар.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бу көннәрдә Сочида уздырыла торган Россия инвестиция форумы чараларында катнаша. Бүген ул «Цифрлы икътисад: норматив җайга салу проблемалары һәм перспективалары» сессиясендә спикер вазифасын үти. 

 «Логос» үзәгендә яшьләр өчен чара үтте. Алар төрле уеннарда катнашты, күнегүләр ясады. Ахырдан үзләренә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнаша.

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның төбәкләр башлыклары белән очрашуында катнашты. Очрашуның төп темасы – бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары һәм пространствода үсеш һәм инфраструктур чикләүләрне бетерү стратегиясе.

«Мондый очрашулар вакытында төбәкләр җитәкчеләеренең Хөкүмәт җитәкчелеге белән турыдан-туры мәгълүмат алмашу, Хөкүмәт әгъзаларына сораулар бирү мөмкинлеге бар. Бездә губернаторлар корпусы бик яңарды. Кайберләрегезнең Хөкүмәт составында эшләгәндә бөтен ил күләмендә карарлар кабул итү тәҗрибәсе бар, бүген исә бу тәҗрибәне урыннарда  куддану мөмкинлеге туды. Мондый очрашу мөһим, чөнки ул башка төбәкләр җитәкчеләре белән үзара аралашу мөмкинлеге тудыра, бер-берегезгә сораулар бирергә, киңәшләшергә мөмкинлек бар», - дип башлады чыгышын Дмитрий Медведев (төгәлрәк - http://government.ru/news/31397/).

 

Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә машиналарны тикшергәндә ит ярымэшләнмәләрен ташыганда кагыйдә бозуны ачыклый: ризыкка ветеринар белешмә булырга тиеш.

“Сочи-2018” Россия инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Саратов өлкәсе һәм UMATEX Group (“Росатом” дәүләт корпорациясе) арасында илдәге композитлар базарын үстерүгә һәм композит материаллары җитештерүнең тулы технологик чылбырын формалаштыруга юнәлдерелгән “Очсыз-кырыйсыз композитлар” төбәкара сәнәгать кластеры төзү турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев, “Росатом” дәүләт корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары – Үсеш һәм халыкара бизнес блогы директоры Кирилл Комаров кул куйды.

Кластерның төп максаты Россия Федерациясендә, чималны, химик сүсне, алар нигезендәге ярымфабрикатларны һәм кулланучылар өчен ахыргы продукцияне кертеп, композит материаллары җитештерүнең тулы технологик чылбырын булдыру хисабына композит тармагы үсешен тәэмин итүдән гыйбарәт. Россиядәге 20дән артык предприятие, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 11 предприятие (“Алабуга-Сүс”, “РМЗ РариТЭК”, “РариТЭК Инжиниринг”, “ЗАРЯД”, “Татнефть-Пресскомпозит”, “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно”, “Пыяла-пластик трубалар заводы” НПП, “СМП-Механика”, “НПФ “РЕКОН”, “КАМАТЕК”, шулай ук “М.П. Симонов исемендәге НПО ОКБ”), Россиянең өч төбәгендәге 5 югары белем бирү йорты, шулай ук технологик инфраструктурадан 2 объект – “Алабуга” МИЗ һәм “Химград” технополисы кластерда катнашу турында белдергән.

Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары ит продукциясенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Бу факт авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын тупас бозу дип санала. Гаепле штраф түләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International