ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

16 февральдә мәктәбебезнең беренче сыйныф укучылары өчен иң истәлекле көн - "Әлифба бәйрәме" булып узды

Матбугат хезмәте хәбәр итә 

Тирсә Мәдәният йортында Яңавыл үзешчәннәре концертын тамашачы тын да алмый карагандыр, мөгаен. “Күңелле тамаша“да барысы да бар иде: юмор-сатира да, җыр-биюләр дә, күңел кылларын тибрәтердәй шигырьләр дә.

 

Яңа Сала авылы мәдәният йортында "Сәяр"театр коллективы-җитәкчесе Ләлә Мотыйгуллина Раилә Муксимованың «Күрәзәче Зөлфирә» дигән спектакелен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Ә Кече Салтык мәдәният йортында "Сәяр" театр коллективы-җитәкчесе Фәйрузә Зиганшина Д. Салиховның «Кызлар капканы» дигән спектакелен күрсәттеләр.

27 февраль көнне, 18.00 - 20.30 сәгатьләрдә Техника йортында төзекләндерү сорауларына кагылышлы очрашу булачак.

“Салават купере” спорт сәламәтләндеру комплексында декабрь, январь айларында Яңа ел бәйрәменә багышлап абонементлар сатуга куелды.  15 февраль көнне  бу сатылган  абонементларга нәтиҗә ясалды, ягъни абонемент номерлары  уйнатылып җиңүчеләр билгеләнде.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгы киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча Татарстанда үпкә яман шешен рентген сурәтләре аша интеллектуаль ачыклау технологиясен апробацияләү карары кабул ителгән. 

 

Татар Ялтанында халык белән очрашу узды 

Алабугада “Сабантуй“ журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясадылар.

 

21 февральдә кичке сәгать 6да 3нче мәктәпнең актлар залында Әгерҗенең К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International