ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар

Тукай районында  ата-аналар  БДИ  тапшырды

Автомобильләргә техник тикшерү узу кагыйдәләре үзгәрде

Сбербанк бүлекләрендә «ислам тәрәзәләре» барлыкка килергә мөмкин

Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне – Армиянең 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. 

Тукай районыннан тантаналы чарада башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад эшләре буенча урынбасары Ленар Авзалов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Шафикова, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Айбулат Якупов, Илгиз Зиннәтуллин, Багзар Фазлиев, «Юнармия» балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәт җитәкчесе Николай Хлопунов, юнармеец Зинаида Костарева катнашты. Чәчәкләр салуда һәр районга үз вакыты билгеләнләгән иде.

 

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында  "Этил спирты,  алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт  тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү  турында" Федераль законның 20 һәм 23¹ статьяларына һәм "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 350062-7 номерлы федераль закон проекты карала.

Проектта лицензия бирә торган органга алкогольле продукцияне ваклап сатуга кагылышлы таләпләрнең үтәлешен тикшергәндә тикшерү максатыннан сатып алулар башкару мөмкинлеген бирү тәкъдим ителә.

Закон проекты тексты белән, сылтама буенча үтеп,  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин.

  22 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде.

Әлмәт территориаль бүлеге ветеринар инспекторлар Чирмешән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Илхан” җәмгыятендә 736 баш эре мөгезле терлеккә ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә Мәскәү – Уфа юлында транспорт чараларын тикшергән вакытта Таможня Союзы Техник Регламенты бозыоу очрагына юлыккан: 7800 кг сыер ите тиешле таләпләргә туры килми торган шартларга төялгән. Гаепле кеше штраф түләргә тиеш булачак.

Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерү буенча Азнакай шәһәрендәге балалар бакчасын булды. Кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмәләр булмау сәбәпле, административ хокук бозу турында протокол төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International