ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы территориясендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.02.2018 елдан 115 номерлы карары белән расланган, “Мишә елгасы тамагы” исемле региональ әһәмияттәге дәүләт тәбигый зоологик тыюлык оештырылды. Аерым саклау режимы белән тәңгәл килеп, тыюлык территориясендә су биологик ресурслар популяциясе яшәешенә янаучы теләсә кайсы эшчәнлек тыела. Сезнең игътибарыгызны юнәлтәбез: тыюлык территориясендә               1 февральдән 15 апрельгә кадәр  сәнәгый һәм һәвәскәрлек  балыкчылыгы тулысынча тыела; ә шулай ук  руда булмаган төзү материалларын табу да тыела.

 Ссылка на постановление Кабинета Министров  http://ojm.tatarstan.ru/rus/vidi-rib-zanesyonnih-v-krasnuyu-knigu-rt-i-oopt.htm

Бу акция икенче ел рәттән үткәрелә һәм иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Акциянең максаты гади - китапханәгә китап бүләк итеп, башка укучыларга да яңа китап уку мөмкинлеге тудыру. Алан авылы китапханәсенең китап укучылары, Бөтенроссия акция кысаларында катнашып, 18 данә китап бүләк иттеләр. Бу китаплар укучыларга тәкъдим ителәчәк һәм китап фондында сакланачаклар.

2018 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 5 нче эшче төркем утырышы узды.

Эшче төркем әгъзалары һәм чакырылган затлар федераль максатчан программалар һәм башкалар буенча финанс чараларын ничек кулланганнары турында мәгълүматлар җиткерделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы бюджетына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга соралган һәм расланган федераль бюджет акчаларын аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.

Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 16 февраль көнне, Казаклар авылы китапханәсендә, әлеге истәлекле датага багышлап “Тамчы – шоу” үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар ике командага бүленеп интеллектуаль уенда катнаштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар. "Җырга әйләнгән гомер" дип исемләнгән китап күргәзмәсендә шагыйрьнең әсәрләре урын алды, күргәзмәгә күзәтү уткәрелде.

Күргәзмәдә  Муса Җәлилнең иҗатын һәм тормыш юлын яктыручы китаплар куелды. Китапханәгә килгән һәр китап укучыга “Муса Җәлил – халкым улы” темасы белән информация бирелде.

Г.Сәгыйров - урын өстендә ятып, шигырь-хикәяләрен кешегә әйтеп торып кына яздыручы әдип, рәсемнәрен карандашын авызына кабып ясаучы рәссам. «Тормыш җиле», «Айбагарлар», «Кабатланмас моң», «Ике кояш», «Шатлыклы иртә», «Йөрәк сере» шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар һәм әдәбият дөньясында мирасыбызны баеткан кадерле китапларга әверелде. Г.Сәгыйрев — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2017 елда Бөгелмә ветераннар советы 35 еллыгын билгеләп үткән иде. Менә аларның үткән юбилей елына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Хакимият бинасында ветераннар советы активы очрашуы узды. Анда шулай ук район башлыгы Линар Закиров һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та катнашты.

 

Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь.  Шул унайдан, 15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә  Муса Җәлилнең тууына 112 ел тууына карата "Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга" дип исемләнгән папка эшләнде һәм уитап укучылар хозурына күргәзмә ясалып куелды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. 

27 февральдә Зәй-2 микрорайонында халык җыены узды. Җыен башланганчыга кадәр җитәкчеләрнең халыкны кабул итүе, күп санлы сорауларга алдан җавап табу мөмкинлеге бирде. Очрашуда район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, шәһәр һәм район халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Очрашуны район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты һәм җыенга килүчеләрне 2017 нче елдагы шәһәр социаль - икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга билгеләнгән перспектив үсеш юнәлешләре белән таныштырды. Шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү планы турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов аңлатты. Җыенда шулай ук “Иске Зәй” торак милекчеләре ширкәте рәисе А.И.Хөснетдинов, эчке эшләр бүлегенең полиция участковые Н.А.Меджидов чыгыш ясадылар. Җыенга йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ел дәвамында актив эшләүчеләргә Район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International