ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Мөслимдә хатын-кызлар командалары арасында волейбол турниры узачак

15 мартта 9.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Гостехнадзор Идарәсе начальнигы – Гостехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов халыкны кабул итәчәк.

5 март көнне Арбор авылы мәдәният йортында халык җыены булды. Әлеге җыенда район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты һәм үз чыгышында районның икътисади торышына бәя бирде, Федераль һәм республика программаларының үтәлеше белән таныштырды. Алда торган Россия Президенты сайлауларында халыкны актив рәвештә тавыш бирергә чакырды. Шулай ук Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев чыгыш ясады. Халык сорауларына җавап бирделәр. Җыен шушы авыл җирлеге үзешчәннәренең җыр-биюләре белән дәвам итте.​

Дәүләт программасын тормышка ашыруга 5 миллиард сум акча таләп ителде

Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссия утырышы

«Казаньоргсинтез»та полимерларны төрү өчен өч катламлы FFS-пленка җитештерүе башланды.
Яңа җитештерүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

 

Татарстан Республикасында Россия Президентын сайлауга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган, бу республика өчен гадәти хәл. Бу хакта бүген Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич хәбәр итте.

Чара М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. 

Михаил Бабич билгеләгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин барлык дәрәҗәдәге дәүләт һәм муниципаль хакимияткә гадел һәм лаеклы сайлаулар уздыру бурычын куйды. 

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанада катнаштылар.

Чара Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет  академия театрында узды.

8 март уңаеннан бәйрәм концертына күп балалы аналар, шулай ук гаиләгә балалар алып тәрбияләүчеләр, җитештерүнең төрле тармакларында эшләүче хезмәтчәннәр, балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә гореф-гадәтләрен ныгытудагы казанышларга ирешкән хатын-кызлар чакырылган иде. 

2018 елның 03 мартында "Аксубай универсаль технологияләр техникумы" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә В, С категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.

Әлмәт шәһәрендә тәрбия өлкәсендәге бәйгенең зона этабы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International