ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2018 ел
җомга

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ 2018 елның 9 мартында Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында

Мишә авыл җирлеге хезмәт коллективлары арасында 2017-2018 сезон волейбол ярышы Чемпионатының финал уеннары

2018 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын ремонтлау һәм төзү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

3 нче март көнне Курсабаш авыл җирлеге үзэшчәннәре Шәмәрдән мәдәният йортында "Туган көнен белән комсомол" исемле концерт программасы белән чыгыш ясадылар. «Курсабаш авыл җирлеге».

7 март көнне Субаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 8 нче Март халыкара хатын- кызлар көненә  багышланган  ”Язлар матур хатын - кызлар  белән”  исемле ярыш -  кичә үткәрелде.  Бу чара барышында  әниләребез үзләренең кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, үзләренең сабый чакларына әйләнеп  кайтып табышмакларга җаваплар таптылар, мәкаль- әйтемнәрне иң күп белүчене билгеләделәр, бала чакта тыңлап үскән әкиятләрен сәхнәләштерделәр, командалар арасында музыкаль яктан көч сынаштылар, бирелгән сүзләр буенча шигырь язу осталыкларын да күрсәттеләр. Кичәбез җыр-бию, күңел ачу белән бергә үрелеп барды һәм соңыннан чәй өстәле артында тәмамланды. Әниләр бик  шатланып , күтәренке күңел белән  кабат очрашуны теләп таралыштылар.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 7 нче март көнне «Казан» халыкара аэропортында 12 авиарейс пассажирларының кул йөге каралды һәм Россельхознадзорның 2003 елның 28 ноябрендә чыгарган 13-8-01/9999 номерлы карары нигезендә Үзбәкстан Республикасыннан Россиягә кертү вакытлыча чикләнгән продуктлар:эремчек (2 кг) һәм казылык эшләнмәләре (2 кг) табып алынды. Бу чикләмә  Үзбәкстан Республикасы  территориясендә тилчә (ящур) авыруы булганга кертелгән.

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Минхаировлар гаиләсендә туган кызларга Мәрьям һәм Мәликә дип матур исем куштылар.   ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм  сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләп калды!

Яр Чаллы шәһәрендә мөселман яшьләренең милли көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән X республика ачык турниры үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International