ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелек өлкәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның ике аендагы эшләре турында сөйләде.

10 нчы мартта төнлә һәм иртән  Татарстан территриясендә томан булуы көтелә, температура -25, -30 градуска кадәр салкын.

 

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүген “Болгар урманчылыгы” ДКУ базасында коллектив шартнамәләре төзүгә багышланган җыелышта катнашты, биредә “Болгар урманчылыгы” ДКУ, “Болгар урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениеләренең узган елгы эшчәнлек йомгакларына анализ ясалды.

Татарстанда терлекселек өлкәсендәге авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның 2 аендагы эшчәнлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 

Иштуган гомуми урта белем бирү мәктәбендә 8 март бәйрәменә багышланган чара үткәрелде.

Кеше капиталы – Стратегия-2030 ның төп кыйммәте. Татарстанның шәһәр пространствосында дизайн өлкәсендә эшләнүче эшләр кешегә юнәлдерелгән. Бу хакта бүген Казанда, SIYUM дизайн һәм архитектура инвестицион беренче Халыкара форумында Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.

«Өй бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Әхмәт авылында “Әбиемә кунакка” дип аталган чара үткәрделәр. Алар социаль ярдәмгә мохтаҗ булган, хезмәт ветераны Зинаида Ивановна Бухарованы 8 март бәйрәме белән котладылар. “Туганайлар” ансамбленә йөрүчеләр ветеранның өендә концерт күрсәттеләр. Очрашу җылы атмосферада үтте.

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

Ташкичү авыл җирлеге халкы тормыштан канәгать.

Лучта зур концерт узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International