ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2018 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән. Шәхси йортта – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын.

 

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районыннан Адел Муллагалив КФХында мартта сөт эшкәртү цехын эшләтә башлау планлаштырыла.

Чираттагы «Мастерица» түгәрәгендә Волкова Д.И. җитәкчелегендә балалар ярмадан «Балык» аппликациясе ясау белән мәшгуль булдылар.

Ишек алдында март.Тиздән тамчылар тамар, кошлар  үзләренең сайраулары белән язны бизәр. 

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориалҗ бүлеге инспекторлары Татарстан Прокуроры таләбе буенча Яшел Үзәндәге сөт эшкәртү предприятиясендә палннан тыш тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Предприятиедә ветеринария кагыйдәләре үтәлеше өчен җаваплы затка карата протокол төзелгән.

 3-4 мартта Әлмәттә яшь техниклар станциясендә радио белән идарә ителә торган автомодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булып узды.

7 мартта Зирекле авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге нспекторлары Чистай шәһәрендәге бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.  

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Нурлат шәһәрендәге бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмә булмау кебек кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Җаваплы затка карта протокол төзелгән.

23-24 апрельдә «Красный Восток Агро» ААҖ базасында Silage Solutions Ltd компаниясе җитәкчесе, профессор Дэйв Дэвис катнашында «Силос мәктәбе» узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International